Заман сулышы

Лениногорск нефть музеенда үзенчәлекле күргәзмә

Нефть музеенда якташыбыз, Мәскәү рәссамы Ринат Әкълимовның картиналар күргәзмәсе ачылды. Ринат Әкълимов - Әкълим Мөхәммәтҗанов, заманында "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы булып эшләп, соңыннан СССРның нефть һәм газ промышленносте министры урынбасары булган танылган шәхеснең улы. Рәссам Лениногорскида туган. Башлангыч белемне шәһәрдә алса, урта сыйныфлар Әлмәт, өлкән сыйныфлар Баулы шәһәр мәктәпләрендә үтә. Бик...

Реклама

Нефть музеенда якташыбыз, Мәскәү рәссамы Ринат Әкълимовның картиналар күргәзмәсе ачылды.
Ринат Әкълимов - Әкълим Мөхәммәтҗанов, заманында "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы булып эшләп, соңыннан СССРның нефть һәм газ промышленносте министры урынбасары булган танылган шәхеснең улы.
Рәссам Лениногорскида туган. Башлангыч белемне шәһәрдә алса, урта сыйныфлар Әлмәт, өлкән сыйныфлар Баулы шәһәр мәктәпләрендә үтә. Бик яшьли үк рәсем ясарга хирыс була.
Мәктәптән соң Мәскәү архитектура институтына укырга керә һәм аны тәмамлагач, Мәскәү шәһәрендәге төзелеш оешмасында, аннан соң СССРның Нефть промышленносте министрлыгында капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе булып эшли.
"Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, рәссамны туган җирендә сәламләп, әлеге күргәзмәнең Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышланган чараларның беренчесе булуын әйтте. Ринат Әкълимовның үзенә генә хас язу стиле барлыгын билгеләп үтте һәм киләчәктә мондый бай күргәзмәләренең Мәскәүдә дә эшләвен теләде.
Күргәзмәгә Ринат Әкълимовның беренче укытучысы Лидия Рәҗәпова да чакырылган иде.
- Ринатны үз улымны тәрбияләгән кебек тәрбияләдем. Аның бу уңышлары белән мин дә сөенәм, - диде ул укучысына уңышлар теләп.
Теләкләрен Тимәш мәктәбе директоры Хәлил Шәрипов, сыйныфташы Рәхимә Бадыкшина, Олег Кульпин, Лениногорск педагогия музыка-рәсем колледжы укытучысы Нина Горюнова, нефтьче-ветеран Вилен Тютеев, шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Марс Исхаков һәм рәссамны хөрмәтләп, күргәзмәгә килгән якыннары, дуслары җиткерде.
- Минем картиналар тормышны, яшәү рәвешен чагылдыра. Алар аша кешеләргә мөрәҗәгать итеп, кәефне, күңел халәтен күрсәтергә омтылам. Мине дә, әтием Әкълим Мөхәммәтҗанов истәлеген дә зурлап, хөрмәт итеп килгән барча кешегә зур рәхмәт, - диде рәссам.
Ринат Әкълимовның әлеге күргәзмәсен "Кайту" дип атыйсы килә. Туган ягына ул дус-ишләрен сагынып кайткан. Әле буш кул белән дә түгел. Иҗат сөючеләргә ул үзенең фәлсәфи, тормыш турында уйланырга мәҗбүр итүче "тере", тормышчан картиналарын алып кайткан.
Күргәзмә турындагы фикере белән рәссам Мөдәррис Минһаҗев бүлеште:
- Ринатның картиналары бик табигый. Эшләреннән күренгәнчә, ул үзен иркен тота, комплексы юк. Дан-шөһрәт өчен түгел, күңел өчен иҗат итә. Эшендә юмор да чагыла, бер төрле "мыек астыннан көлү", дип әйтер идем. Аннан соң картиналарын үзенчә тасвирлый. Рәсемнәре авангард стилендә. Төсне иркен тота, кайбер картиналарында аеруча җете төсләр кулланылган. Рәсемнәрдән күргәнчә, ул аларны бер сулышта ясый, каләме үткен. Бөтенесе дә үз урынында. Портрет осталыгы да көчле. Әтисенең портреты миңа аеруча нык ошады. Безнең шәһәр өчен көтелмәгән күргәзмә булды бу, - диде ул.
Рәссамның ачык фикере, гаять детальләп сурәтли белүе, буяуларның, төсләрнең табигыйлеге соклану тудыра. Портретларындагы образларның йөз-кыяфәтләрендә, күз карашларында үзенчәлекле сыйфатларны күреп була. Болар барысы да аның нечкә зәвыгын, талантын күрсәтә. Нефть музеенда тәкъдим ителгән экспозициядәге әсәрләрдә рәссамның күп еллар дәвамындагы иҗади үсеше тәкъдим ителгән. Күргәзмә март ахырына кадәр эшли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: