Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Нефть сүзе биредә аңлатыла

Шәһәребездәге Нефть музее - СССРда бердәнбер нефть музее буларак танылган иде. Мондагы экспозицияләр байлыгына исең китәрлек. Биредә әледән-әле яңа күргәзмәләр ачылып тора, экспонатларга байый бара. Музейлар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм көнне дә нумизматика күргәзмәсе эшләде. Музей хезмәткәрләре әлеге күргәзмәдәге экспонатларны безнең төбәкләрдә нефть табу тарихы белән бәйләп төзегәннәр. Пыяла астында...

Шәһәребездәге Нефть музее - СССРда бердәнбер нефть музее буларак танылган иде. Мондагы экспозицияләр байлыгына исең китәрлек. Биредә әледән-әле яңа күргәзмәләр ачылып тора, экспонатларга байый бара.


Музейлар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм көнне дә нумизматика күргәзмәсе эшләде. Музей хезмәткәрләре әлеге күргәзмәдәге экспонатларны безнең төбәкләрдә нефть табу тарихы белән бәйләп төзегәннәр. Пыяла астында Петр патша заманындагы тиен акчаларга кадәр бар. Ә чит ил купюралары - чит илдән Нефть музеена килүче делегатларның, кунакларның бүләге.
Бәйрәм ачылу тантанасына "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигының гомуми мәсьәләләр, кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рәис Галиуллин килде. Ул Нефть музееның төбәгебез тарихын саклау юнәлешендә роле зур булуын билгеләп үтте. Нефть тармагы буенча булган тарихи "байлыклар" биредә саклана. Музей яшь буынга әхлакый-патриотик тәрбия бирү белән беррәттән, нефтьче һөнәренә кызыксыну уята, аларда нефть турында күзаллау барлыкка килүен дә әйтеп узды Рәис Сәгыйтович.
Әйе, чыннан да балалар күңелендә нефть турында беренче уй-фикерләр бар инде. Моны "Безнең нефть төбәге" исемле балалар рәсемнәре күргәзмәсе дәлилли. Быелның март аенда әлеге конкурс башланып киткән һәм менә нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Бу көнне җиңүче балаларны да тәбрикләргә чакырганнар иде. Картиналарга карау белән яшь буында нефтьчеләргә карата булган соклану, аларга кызыксыну көчле икәнен сизәсең. Рәсемнәрен оста итеп ачык төсләр белән ачып бирә алганнар.
Җиңүчеләр исемлегенә Варвара Воронкова, Диана Бострикова, Гамир Фатыйхов керде. Алар яшьләре буенча өч төркемгә бүленеп билгеләнде. Шулай ук иң яшь катнашучыны да - 7 яшьлек Кәрим Биктимеровны билгеләп үттеләр.
Алдан игълан ителгән Бүләк итү көннәрендә үзләреннән өлеш керткән Рәшит Фатыйхов һәм Наил Гыйльметдиновка Рәхмәт хатлары тапшырылды. Рәшит абый 1930-1970 нче еллардагы янгын сүндерүче каскасын бүләк итсә, Наил абый машинкада басылган дүрт данә китап биреп, музейны баеткан.
Бу көнне бирегә килгән ветераннар да игътибардан читтә калмады. Аларга музейда алып барган эшчәнлекләре өчен рәхмәт сүзләре әйтелеп, бүләкләр тапшырылды. Җәмәгатьчелек советы утырышында Нефть музееның үсеше хакында булган актуаль мәсьәләләр каралды.
Көннең икенче яртысында нефть техникумы студентлары мастер-класс кысаларында Лениногорск нефть чыгаручыларының өч буын вәкиле: Әнәс Галиев, Павел Климин, Рәмис Галиев белән очрашып, әңгәмә кордылар. Музейның конференция залында "Авыр нефть" дигән фильм күрсәтелде.
Гомумән, бу көнне музей иртәнге 9дан кичке сәгать сигезгә кадәр бай эчтәлекле программа белән эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нефть