Заман сулышы

Үтемле дә, файдалы да

«Татнефть» ААҖндә горизонталь ачык кәүсәле кече диаметрлы скважиналар бораулау технологиясе уңышлы рәвештә гамәлгә кертелә. «Җәлилнефть» идарәсендәге дүртенче скважинаны бораулау тәмамлана. Мондый скважиналарның берсе «Нурлатнефть» идарәсенең Әшәлче чыганагында, шулай ук «Әлмәтнефть» һәм «Елховнефть» идарәләрендә уңышлы борауланды. Горизонталь скважиналарны бораулау перспектив юнәлеш санала, чөнки ул нефть чыгару күләмен, углеводородлар алу коэффициентын арттырырга...

«Татнефть» ААҖндә горизонталь ачык кәүсәле кече диаметрлы скважиналар бораулау технологиясе уңышлы рәвештә гамәлгә кертелә. «Җәлилнефть» идарәсендәге дүртенче скважинаны бораулау тәмамлана. Мондый скважиналарның берсе «Нурлатнефть» идарәсенең Әшәлче чыганагында, шулай ук «Әлмәтнефть» һәм «Елховнефть» идарәләрендә уңышлы борауланды.


Горизонталь скважиналарны бораулау перспектив юнәлеш санала, чөнки ул нефть чыгару күләмен, углеводородлар алу коэффициентын арттырырга һәм бораулау челтәрен киметү хисабына операцион һәм капиталь чыгымнарны кыскартырга, шулай ук катлам суларының вакытыннан алда ерылуына юл куймаска мөмкинлек бирә.
Кече диаметрлы горизонталь скважиналарны бораулауның традицион горизонталь скважиналардан аермасы шунда: кондуктор астыннан проект төплегенә кадәр скважина кәүсәсе бер үк диаметрлы (155,6 мм) борау белән бораулана һәм пролуктив катламнан өстә 111 мм диаметрлы ныгыткыч торба белән ныгытыла. Төп катлаулыклар тотрыксыз тау токымнары белән характерланучы өске горизонт утырмалары белән бәйле. Аларны мөмкин кадәр киметү өчен Компания белгечләре тарафыннан ныгытучы үзлекле бораулау измәсе, кәкрелек җыелмасы секциясенең һәм телеметрия буенча күзәтчелек белән скважина кәүсәсен тотрыклыландыру секциясенең бер компоновкасы белән бораулау кебек заманча технологияләр кулланыла.
Бораулау вакытында геонавигация турында мәгълүмат реаль вакыт режимында алты нефть-газ чыгару идарәсе, «ТатНИПИнефть» институты һәм «Татнефть-ЛениногорскРемсервис» ЧҖЖ, сервис предприятиесе белгечләренең эш компьютерларына кәрәзле элемтә каналлары буенча килә. Бу скважина кәүсәсе траекториясе белән оператив идарә итәргә һәм башкорт ярусының нефтьле өлешендәге горизонталь участокны урнаштырырга мөмкинлек бирә. Проект төплегенә җиткәннән соң ачык горизонталь участокның коллекторлык үзлекләрен саклау өчен пакер белән җиһазландырылган 114 мм диаметрдагы эксплуатацион колонна белән веерйск утырмалары ныгытыла. Эксплуатацион колоннаны цементлау цемент измәсен тамакка кадәр күтәреп башкарыла.

Белешмә
Кече диаметрлы скважиналар азрак куәтле җайланмалар ярдәмендә тезелә, конструкциягә металл, балчыклы измә һәм башка технологик сыеклыклар һәм химреагентлар азрак таләп ителә. Энергия чыгымнары да сизелерлек кими. Нәтиҗәдә мондый скважиналар тезүгә экономия 30-35 процент тәшкил итә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: нефть
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: