Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Төп өстенлек

Экология һәм җитештерүнең экологик хәвефсезлеге турында кайгырту - «Татнефть» Компаниясе үсешендә өстенлекле юнәлеш. «Татнефть»тә ISO 14000 сериясендәге халыкара стандарт таләпләренә туры килүче 2006 елда сертификатлаштырылган табигатьне саклау эшчәнлеге белән идарә итү системасы эшли. Компаниядә «Сәнәгый хәвефсезлек, хезмәтне һәм әйләнә-тирәне саклау өлкәсендә сәясәт» кабул ителгән һәм тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта экологик...

Экология һәм җитештерүнең экологик хәвефсезлеге турында кайгырту - «Татнефть» Компаниясе үсешендә өстенлекле юнәлеш. «Татнефть»тә ISO 14000 сериясендәге халыкара стандарт таләпләренә туры килүче 2006 елда сертификатлаштырылган табигатьне саклау эшчәнлеге белән идарә итү системасы эшли.

Компаниядә «Сәнәгый хәвефсезлек, хезмәтне һәм әйләнә-тирәне саклау өлкәсендә сәясәт» кабул ителгән һәм тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта экологик хәвефсезлекне тәэмин итү өлкәсендә максатларга һәм бурычларга ирешү инструменты буларак хезмәт итүче өченче Экологик программа тормышка ашырыла. 1990-2000 елларда гамәлдә булган беренче экологик программалар ярдәмендә узган гасырның 80 елларында Татарстанның көньяк-көнчыгышында барлыкка килгән экологик хәлнең киеренкелеге бетә, ә 2000-2015 елларга исәпләнгән өченче Программа буенча Компания эшчәнлеге территориясендә экологик хәлне табигый тирәлекнең барлык компонентлары буенча норматив-рөхсәти дәрәҗәдә саклау буенча эш алып барыла. Моның өчен Экологик программа кысаларында атмосфера һавасын, су һәм җир ресурсларын, җир асты байлыкларын саклауга юнәлдерелгән чаралар башкарыла. «Татнефть»тә атмосфера һавасы иң беренче чиратта гамәлдәге җиһазларның техник торышы тиешле дәрәҗәдә булуы ярдәмендә саклана. Аерым алганда, аны диагностик тикшерү, капиталь ремонтлау һәм вакытында алмаштыру хисабына. Ыргылуларның кимүенә табигатьне саклау объектларын төзү һәм реконструкцияләү нәтиҗәсендә ирешелә. Мәсәлән, Компаниянең резервуар паркларында атмосферага ыргылуларны булдырмаучы углеводородларның җиңел фракцияләрен тоту җайланмалары гамәлгә кертелә. Хәзерге вакытта шундый 44 җайланма эшли.
Табигать байлыкларын рациональ куллану максатында махсус «2009-2013 елларга исәпләнгән Компания объектлары буенча иярчен нефть газын утильләштерү буенча эшләр программасы» эшләнде һәм расланды. Планлаштырылган чараларны тормышка ашыру иярчен нефть газын нәтиҗәле файдалану дәрәҗәсен 95 проценттан артыгракка җиткерергә һәм факел җайланмаларында яндыруны минимальләштерергә мөмкинлек бирә.
Үзенең эшчәнлеге территориясендә уңайлы әйләнә-тирәне булдыру, парник газларын сеңдерүне арттыру өчен «Татнефть» тарафыннан 2000 елдан башлап ел саен гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының трасса буйларын, промысел автоюлларын һәм җитештерү мәйданчыкларын яшелләндерү буенча махсус эшләр башкарыла.
Җир өстендәге су объектларының пычрануын кисәтү өчен 600дән артык нефть тоту корылмалары, бон киртәләре, биобуалар эшли. Төче җир асты суларын саклау максатларында су кудыручы скважиналар тутыгуга каршы торучан насос-компрессор торбалары һәм М1-X пакерлары белән җиһазландырыла. Компаниянең структур тармаклары тарафыннан 500дән артык чишмә чистартылды, каптажланды һәм архитектур яктан төзекләндерелде, алардан халык эчә торган су чыганаклары буларак файдалана. Су объектларын саклау буенча чараларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә төп елгаларда хлоридларның күләме рөхсәти-чик концентрациясе дәрәҗәсендә тотыла. Төп елгаларның эрегән һәм эмульсияле хәлдә нефть һәм нефть продуктлары буенча сыйфаты балык хуҗалыгы кулланышындагы су объектларына куелган таләпләргә җавап бирә.
Җир ресурсларын саклау өлкәсендә иң беренче чиратта авыл хуҗалыгы җирләрен нефть промыселы объектлары төзелешенә аерып бирүне аларны урнаштыруны оптимальләштерү, шулай ук туфракның ашлылыгын бозуны булдырмау хисабына максималь рәвештә кыскарту мөһим.
Компаниядә җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю һәм эшкәртүнең комплекслы системасы булдырылды. Әйләнә-тирәнең төп компонентларын үз эченә алучы җитештерүгә экологик күзәтчелек алып барыла.
Табигатьне саклау чараларын эшләү һәм тормышка ашыру Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Федерациянең башка субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара тыгыз мөнәсәбәттә башкарыла.
Эшчәнлек территориясендә тормышка ашырылучы табигатьне саклау чараларының югары нәти-җәлелеген абруйлы федераль бүләкләр дә исбатлады. 2012 елның беренче яртыеллыгында йомгак ясалган «Россиянең иң яхшы 100 оешмасы. Экология һәм экологик менеджмент» федераль бәйге нәтиҗәләре буенча «Татнефть» ААҖ лауреат исеменә лаек булды. Шулай ук Компания «Нефть промыселы җиһазлары һәм корылмаларының ышанычлылыгын арттыру» дигән махсус номинациядә лауреат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татнефть