Заман сулышы

Экология – даими күзәтчелектә

Табигатьне саклау законнарының үтәлешен «Татнефть» ААҖ объектларында җитештерү-экологик күзәтчелек һәм экологик-аналитик күзәтчелек тәэмин итә. Нефть чыгаруның җир биләмәләренә йогынтысын комплекслы бәяләү өчен Компаниядә, Россиядә беренчеләрдөн булып, туфракта нефтьнең рөхсәти чиктәге концентрацияләрнең гигиеник дәлилләү буенча тикшеренүләр үткәрелде. Алар нигезендә рекультивация эшләрен башкарганнан соң туфракта калган нефтьнең 2,9 г/кг күләмендә нормативлары килешенде...

Табигатьне саклау законнарының үтәлешен «Татнефть» ААҖ объектларында җитештерү-экологик күзәтчелек һәм экологик-аналитик күзәтчелек тәэмин итә.


Нефть чыгаруның җир биләмәләренә йогынтысын комплекслы бәяләү өчен Компаниядә, Россиядә беренчеләрдөн булып, туфракта нефтьнең рөхсәти чиктәге концентрацияләрнең гигиеник дәлилләү буенча тикшеренүләр үткәрелде. Алар нигезендә рекультивация эшләрен башкарганнан соң туфракта калган нефтьнең 2,9 г/кг күләмендә нормативлары килешенде һәм билгеләнде. Җир ресурсларының торышына күзәтчелек әлеге күрсәткечләр нигезендә башкарыла.
Атмосфера һавасына ыргылучы пычратучы матдәләрнең билгеләнгән рөхсәти чиктәге нормативлар үтәлеше Компания эшчөнлеге зонасында урнашкан 110 торак пунктында, шулай ук 53 җитештерү объектының санитария-саклау зонасында күзәтелә. Һава бассейнын тикшерүләр 33 ингредиент буенча алып барыла. Метеорологик күзәтүләр белән параллель рәвештә җилнең тизлеге һәм юнәлеше, һава температурасы һәм чагыштырмача дымлылыгы үлчәнә. Компаниянең стационар чыганакларыннан атмосфера һавасына барлык ыргылулар билгеләнгән рөхсәти чиктәге ыргылулар нормативларына туры килә.
«Татнефть»нең су объектларын күзәтү системасына 1276 проба алу пункты керә. Алар өстәге (чишмәләр, елгалар, сусаклагычлар) һәм җир асты (артезиан скважиналары, коелары) су объектларына күзәтчелек пунктларыннан гыйбарәт. Су объектларының торышына җитештерү экологик күзәтчелеген үзәк химик-аналитик лаборатория һәм периферия лабораторияләре челтәре башкара.
«Татнефть» ААҖндә геологик мохиткә күзәтчелек чыганакларны эксплуатацияләүгә һәм корылмалар белән коммуникацияләрнең инженерлык тотрыклылыгына тискәре йогынты ясарга сәләтле куркыныч экзоген һәм эндоген процесслар буенча башкарыла. Ромашкино чыганагында геологик мохитнең динамик торышына күзәтчелек өчен составында 1050 күзәтү пункты булган күзәтү челтәре оештырылган. Эшчәнлек төбәгендә уңайлы экологик хәлне сакларга Компаниягә нефть һәм газ чыгаруның заманча экологик яктан хәвефсез технологияләрен гамәлгә кертү ярдәм итә. Алар арасында - скважиналарны горизонталь һәм күп-төплекле бораулау, катламнарны берьюлы-аерым эксплуатацияләү, түбәндәге су йөртүче катламнан катлам суын югарыдагы нефтьле катламга скважина эчендә кудыру һәм башкалар.

Теги: нефть
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: