Заман сулышы

Фәрит Мөхәммәтшин: «Фермерлыкны һәм шәхси хуҗалыкларны үстерү авылны саклау бурычын хәл итә»

Яшел Үзән районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.

 

Анда район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре катнашты. Бу очрашу август аенда инде өченчесе. Соңгысы Тукай районында булачак. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, бу аралашу форматы республиканың алдынгы хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар белән танышу мөмкинлеге бирә.

Елга ике тапкыр Дәүләт Советы депутатлары республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә фермерлар белән очрашып, килеп туган мәсьәләләр турында фикер алыша, аларны дәүләт программалары аша хәл итә. Мондый ярдәмнең төп нәтиҗәсе булып, ел саен шәхси хуҗалыклар һәм фермерлар авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләменең яртысыннан артыгын (54%) җитештерелүе тора.

Фермерлар активы белән очрашыр алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин районның кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, КФХ җитәкчеләре белән аралашты.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республикада фермерлык, авылда эшлекле активлык мисаллары елдан-ел арта бара. Ул берничә тапкыр үрнәк итеп, күркә ите һәм азык-төлек җитештерү буенча Татарстан базары лидеры булган Илнур Мадьяровның «Индюжина» агрофирмасын телгә алды. Танылган Яшел Үзән фермеры да үз эшен кечкенәдән башлаган. «Авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыгы шәхси хуҗалыкларга туры килә, - дип ассызыклады республика парламенты башлыгы, Безнең бурыч аларга грант һәм лизинг формалары аша ярдәм күрсәтү».

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, хәзер, авыл картая барган шартларда, авыл халкы кими бара, бу аеруча мөһим. «Район һәм муниципалитет дәрәҗәсендә кабул итәргә мөмкин булган карарлар бар, - дип саный Дәүләт Советы Рәисе, - актив кешеләрне эзләргә, аларның тәҗрибәсен бөтен республика буенча таратырга кирәк. Шәхси үрнәк белән кызыксындыру кирәк. Россиядә елына якынча 300 авыл юкка чыга, ә безгә авылның яшәве кирәк. Һәр зона киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча беркетмә төзелә, проблемалы мәсьәләләр анализлана, без бергәләп хәл итү юлларын табабыз».

Ел саен кече формаларга ярдәм итүгә федераль һәм республика бюджетыннан 2 млрд сумнан артык акча юнәлтелә, шул исәптән 1,4 млрд сум грант ярдәме һәм 566 млн сум төрле шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр бирелә.

Грант программалары ярдәмендә барлык фермерларның  терлекләр баш саны ике тапкырга артты, кош-корт исә өч тапкыр. Быел терлекчелек продукциясен сатудан кергән акча кереме 30% ка диярлек арткан.

Зона семинары кысаларында «Авыл хуҗалыгына - гамәли биотехнология» халыкара фәнни – җитештерү кластерын булдыру турында Меморандум имзаланды. Документка республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан ветеринария академиясе, «Биовектор» компаниясе, Белоруссиянең «Инновацияләр үзәге» фирмасы һәм Татарстанның дүрт агрофирмасы кул куйды. Килешүнең төп максаты - экологик чиста ит, үсемлекләр.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: