Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Күршесе сукмагыннан

Тәртип сагында торучы хезмәткәрләр аерым игътибарга лаек булырга тиештер ул. Чөнки тынычлыгыбыз нәкъ менә алар хезмәтенә бәйле. Сүзем - үз эшенең остасы булган полициянең участок хезмәткәре Рамил Чулпан улы Шәрәпов турында. Тумышы белән ул Лениногорск районы Урта Чишмә авылыннан. 1995 елда Әлмәт политехник техникумын тәмамлап, техник-механик белгечлеге алып чыга. Хезмәт...

Тәртип сагында торучы хезмәткәрләр аерым игътибарга лаек булырга тиештер ул. Чөнки тынычлыгыбыз нәкъ менә алар хезмәтенә бәйле. Сүзем - үз эшенең остасы булган полициянең участок хезмәткәре Рамил Чулпан улы Шәрәпов турында.


Тумышы белән ул Лениногорск районы Урта Чишмә авылыннан. 1995 елда Әлмәт политехник техникумын тәмамлап, техник-механик белгечлеге алып чыга. Хезмәт юлын ташчы буларак башлый. Аннан шофер-механик, автослесарь булып эшли.

Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 1991 елда патрульлек хезмәте вазифасына килә.

- Нигә полициягә килергә булдыгыз? - дигәнгә:

- Күршем милиционер булып эшли иде. Аңа кызыгып нәкъ менә бу һөнәрне сайларга булдым. Әйтәләр бит, бары күңелеңә хуш килгән эш кенә кешене ләззәтләндерә дип. Участок хезмәткәре булганчы, берничә ел патрульлек хезмәте инспекторы булып эшләргә туры килде. 2007 елдан бирле участок хезмәткәре вазифасын башкарам. Үз эшемне яратам, - ди ул.

Һәр эшнең үз кыенлыгы, мәшәкате бар. Участок хезмәткәренең эше - кеше проблемасын хәл итү. Бу эштә ул еллар буена тупланган тәҗрибәсенә таяна икән.

Үзе турында сөйләргә яратмый торган, тыйнак кеше булып чыкты Рамил Шәрәпов. Эшен бар нечкәлекләренә төшенеп, җаваплылык тоеп, намус белән күңел биреп эшләгән хәрби хезмәткәр бәхет җимеше - балалары турында да онытмый. Эштән арып-талып кайтса да, балаларына вакыт таба. Улы Ленар, кызлары Аделина белән Заринаны да тормышта үз урыннарын табарлык, тәүфыйклы, акыллы итеп тәрбияләргә тырыша. Ялларда балалары белән өй мәшәкатьләренә чума: мунча яга, җәен печән чаба, утын кисә.

- Кырыс атмосферада эшләсәм дә, балаларымны тирә-яктагы гүзәллекне, матурлыкны күрергә өйрәтәм. Алар белән бакчабыздагы табигать хозурлыгына сокланып ял итү яңадан тудыра, канатландыра, - ди ул.

Гомумән алганда, тәртип сагында торучы Рамил Чулпанович тормыштан һәм эшеннән тәм табып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев