Заман сулышы

Ике лениногорскилыны котырган эт тешләгән, сак булыгыз

Республикада котыру чире эләктергән хайваннар саны арткан. Шунлыктан чирне кисәтү максатыннан, Татарстанда, шул исәптән Лениногорскида икеайлык бара. Ул 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе китергән саннарны карасаң, хәлләр бер дә мактанырлык түгел. Агымдагы елның 7 аенда республика буенча 240 котыру очрагы теркәлгән. Лениногорск районында исә - ике...

Республикада котыру чире эләктергән хайваннар саны арткан. Шунлыктан чирне кисәтү максатыннан, Татарстанда, шул исәптән Лениногорскида икеайлык бара. Ул 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Реклама

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе китергән саннарны карасаң, хәлләр бер дә мактанырлык түгел. Агымдагы елның 7 аенда республика буенча 240 котыру очрагы теркәлгән. Лениногорск районында исә - ике очрак. Аның икесе дә Ивановка авылы җирлегеннән, эт тешләп мөрәҗәгать итүчеләр.

Соңыннан лаборатор тикшерүләр этләрнең котыру чире белән авыруын раслады. Узган ел әлеге вирус безгә кагылмады, ә аннан алдагы елда районда яшәүче 20 кеше котырган хайваннар тешләүдән мөрәҗәгать иткән иде. Ул вакытта бәхетсезлек очрагына таручы Мордва Кармалка, Яңа Шөгер, Иске Иштирәк, Иске Писмән, Иске Куак һәм Лениногорск кешеләре вакытында дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать итеп, тиешле медицина ярдәме алдылар.\

Котыру - куркыныч инфекцион вируслы авыруларның берсе. Ул нерв системасын зарарлый һәм ахыры үлем белән тәмамлана. Котыру чире кешегә инфекция эләктергән хайваннардан селәгәй аша яисә тешләгәндә, тырнаганда йогарга мөмкин. Вирус чыганагы булып төлке, эт-мәчеләр тора, диючеләр ялгыша. Ул шулай ук бүре, ярканат (летучая мышь), кимерүчеләр, ат, вак һәм эре мөгезле терлектә дә була.
Котыру очрагы таралмасын өчен профилактик чараларны үтәү буенча киңәшләр:
- торган, яшәгән урыннарны төзек, чиста тоту (чүп контейнерлары янында чисталык, подваллар тиешле санитар таләптә, канализация системасында авария ситуациясе булдырмау)
- йорт хайваннарын тоту һәм табигатькә алып чыгу буенча кагыйдәләрне истә тоту, әлбәттә, муенчагы булу, аларга котыруга каршы прививка ясату, теркәү
- кимерүчеләргә каршы дератизация чаралары үткәрү
- авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге хайваннарга прививка ясату
- котыру чиренә һөнәри яктан бирешергә мөмкин булган төркемгә керүчеләргә (ветеринар хезмәткәрләр, аучылар, эт тотучылар) профилактик иммунизация үткәрү.
Кешедә котыру чиренең инкубация чоры: 10 көннән алып 1 елга кадәр (уртача бер ай)
Баш, муен, кул чуклары - авыру таралуның иң куркыныч урыннары.
Авыруның клиник билгеләре: кырык градуска кадәр тән температурасы күтәрелү, яктылыкка күз авырту, су йотудан курку, авызда күбек барлыкка килү.
Рамилә Мөхәммәдиева,
«Гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең Лениногорск филиалы табибы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: