Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Лениногорскида – мәртәбәле кунак

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш визиты белән Лениногорскида булып китте. Ләйсән Билалова Заманча кабул итү бүлмәсе Ул төзекләндерү һәм реконструкция эшләре үткәрелгән район үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлеге ачылу тантанасында катнашты. Аның белән беррәттән, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлдинов, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, «Лениногорскнефть» идарәсе...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш визиты белән Лениногорскида булып китте.


Ләйсән Билалова

Заманча кабул итү бүлмәсе

Ул төзекләндерү һәм реконструкция эшләре үткәрелгән район үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлеге ачылу тантанасында катнашты. Аның белән беррәттән, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлдинов, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, «Лениногорскнефть» идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, медицина учреждениеләре вәкилләре дә бар иде.

Төзекләндерү эшләре сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү буенча илкүләм программа кысаларында башкарылган. Моның өчен федераль бюджеттан 11 миллион, җирле бюджеттан 8 миллион сум бүлеп бирелгән. Садриев урамы, 20 нче йорт адресы буенча урнашкан кабул итү бүлмәсе түбәдән алып, идәнгә кадәр яңартылып, өр-яңадан җиһазландырылган. "Ашыгыч ярдәм күрсәтү" машинасы авыруны якын ук китереп җиткерү өчен махсус пандус эшләнгән.

Фәрит Хәйруллович биредәге тикшерү залы, УЗИ, процедуралар һәм гипс кую бүлмәләрен, андагы өр-яңа медицина җиһазларын карап чыкты, табиблар һәм шәфкать туташлары белән аралашты:

- Бу көн лениногорскилылар өчен аеруча мөһим. Республика буенча безнең тарафтан заманча медицина ярдәме күрсәтү үзәкләре ачу юнәлеше алынды. Бу эшләр, әлбәттә, зур чыгымнар сорый. Сәламәтлек саклау учреждениесе электән үк зур игътибар бирүне таләп итә. Шуңа да объектлар төзүне, аларны заманча җиһазлар белән, яңа кадрлар белән тәэмин итүне дәвам итәчәкбез. Объектның сафка басуы белән барчагызны да ихластан котлыйм, - диде ул.

Баш табиб урынбасары Елена Шәрифуллина барлык хезмәттәшләре исеменнән республика җитәкчелегенә, Сәламәтлек саклау министрлыгына, шәһәр мэрына, шәһәрнең оешма-предприятие җитәкчеләренә, нефтьчеләр һәм төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

-Әлбәттә, медицина объектлары төзү белән беррәттән, сәламәтлек саклау учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк. Сер түгел, шәһәр һәм районда табиблар, шәфкать туташлары җитеп бетми. Әмма, бу өлкәдәге серне ачып, районга тиздән 24 яңа белгечнең кайтуы турында әйтеп үтәсем килә. Алар өчен фатирлар да күптән әзер, - диде Рәгать Хөсәенов, кадрлар турындагы мәсьәләгә басым ясап. Фәрит Хәйруллович исә, Казан медицина университеты белән тыгызрак мөнәсәбәттә эшләргә, дигән фикерен җиткерде. Хастаханәләрне кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсенә җитди килеп, аның чишелешен алгы планга куярга тәкъдим итте.

Берьюлы өч һәйкәл

Люция Габитова

Габдулла Тукай истәлегенә 2000 елда куелган һәйкәл искергән һәм яңартуга мохтаҗ иде. 2011 ел - республикада Габдулла Тукай елы дип игълан ителүен исәпкә алып, һәм әдипнең 125 еллыгы уңаеннан, җирле хакимият һәйкәлне яңартуга 600 мең сум күләмендә акча бүлеп биргән. Т.Тамамян проекты буенча "Сарет" җәмгыяте хезмәтчәннәре һәйкәлне төзекләндерүгә алынып, архитектура корылмаларына тиңләшерлек килеп чыккан.

- Әлеге һәйкәл киләчәктә яшь талантларның очрашу урыны булачак, - диде шәһәр мэры. Һәйкәл ачылу тантанасы белән котлап, Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарга, кунакларга матур теләкләрен җиткерде.

-Быел Татарстанда һәм башка күп кенә илләрдә татар халкының бөек улы - Габдулла Тукайны искә алу елы. Тукаебызның 125 еллыгы уңаеннан, һәр районда тантаналы рәвештә төрле чаралар үткәрелә, һәйкәлләр ачыла. Әле күптән түгел генә Чаллы шәһәрендә Г.Тукайга багышланган һәйкәл ачылган булса, бүген сездә - зур бәйрәм, - диде ул.

30 ноябрь - Лениногорск тарихына янә бер истәлекле вакыйга белән кереп калачак. Ул - локаль сугышта катнашучылар, әфганчылар һәм чернобыльчеләр истәлегенә куелган мемориал комплекс ачылу тантанасы.

Анда Ф.Мөхәммәтшин белән беррәттән, хәрби хезмәт инвалидлары җәмәгать оешмасының Татарстан регионы бүлеге рәисе А.Кукаркин, Р.Хөсәенов, "Боевое братство" оешмасы рәисе Р. Даутов бар иде.

Чернобыль атом электростанциясендә авария булгач, безнең районнан да 200гә якын кеше аварияне ликвидацияләүгә өлеш кертә. Шуның икесе - хатын-кыз. Һәр елны чернобыльчеләрне искә алу көнендә үткәрелүче очрашуларда әлеге шомлы тарих күңелләрдә яңара. Шундый очрашуларның берсендә чернобыльчеләр истәлегенә һәйкәл ачу идеясе белән җирле хакимияткә мөрәҗәгать итәләр. Идея хуплангач, Т.Тамамян проекты буенча чернобыльчеләр истәлегенә һәйкәл төзелә.

Рәгать Хөсәенов, һәйкәлне төзүдә ярдәм иткән оешма-предприятиеләргә, төзүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Мемориал комплекска кергән һәйкәлнең икенчесе - аллеяның икенче ягында, чернобыльчеләр һәйкәленә каршы урнашкан. Ул - локаль сугышта, хәрби конфликтларны бетерүдә катнашкан әфганчылар истәлегенә куелган. Әфганстан, Чечня, Көньяк Осетия, Таҗикстан кебек кайнар нокталарда 720 якташыбыз катнаша. Шуның унысы Әфганстан, өчесе Чечня җирендә батырларча һәлак була.

Һәйкәл ачылу тантанасы белән котлап, Фәрит Мөхәммәтшин һәйкәлләрнең әһәмиятенә, яшьләрдә патриотлык хисе тәрбияләвенә басым ясады:

- Мондый мемориаллар комплексын күргәч, күңелне күбрәк шатлыкмы, әллә ямансу хис биләп аламы икәнен төгәл генә әйтә алмыйм. Чернобыльчеләр, әфганчылар - үзләрен аямыйча, киләчәк өчен кайнар нокталарда ятып калдылар. Нишләтеп тә булмый, һәр буын үз өлешенә тигәнне үти. Әйтик, әти-бабайларыбыз Бөек Ватан сугышын кичерсә, аннан соңгы буын - илебезне торгызу чорында көч куйды.

Бу һәйкәлләр комплексы янында ачык һавада патриотлык дәресләре үткәрергә була, - диде Фәрит Хәйруллович.

Аның сүзләрен куәтләп, сугышчан дуслар әфганчылар һәйкәленә венок салды. Батырлар исемен мәңгеләштерү максатыннан, һавага мылтыктан залп бирелде.

Мәдәният сараенда

Розалия Мостафина

Мәдәният сараена Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуга оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, ветераннар, гомумән, ил, Татарстан язмышына битараф булмаган актив халык җыелган иде. Монда шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Дамир Сафиуллин, Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәтенең республика буенча җитәкчесе Игорь Марченко, Рәгать Хөсәенов һәм "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың социаль-икътисади хәле белән таныштырып үтте.

- Татарстан - ныклы республикаларның берсе, яңа технологияләр белән эшләүче эре компанияләр барысы да халык файдасына эшли, ә төзелеп килүчеләре исә берничә мең кешене эш урыннары белән тәэмин итәчәк. Шул исәптән, киләчәктә сафка басачак "Татсталь" заводы да өметләрне аклар дип ышанасы килә.

Дәүләт Советы Рәисе республикада уңышлы гына эшләп килүче программаларны әйтеп үтте һәм киләчәккә билгеләнгән проектларга тукталды. Шуларның берсе - 2012 елда мәктәпләрдә башланачак капиталь ремонт мәсьәләсе. "Мәктәпләрне компьютерлаштырабыз, ә түбәсен алмаштырмыйбыз. Бу бернинди кысаларга да сыя торган эш түгел", диде Фәрит Хәйрулла улы.

- Агросәнәгать - иң нык борчыган өлкә. Дөрес, авыл хуҗалыгының үсеше һава торышына бәйле. Былтыргы корылыкны гына исегезгә төшерегез. 5 миллион тонна урынына миллион тоннадан кимрәк уңыш алынды, икенче икмәк - бәрәңге дә булмады. Ашлыкны читтән сатып алдык. Самара, Пермь өлкәләреннән салам һәм печән алып кайттык. Терлек санын киметмәс өчен тырыштык. Малны суеп бетерергә җиңел, ә яңадан торгызу - авыр эш, - дип сөйләде ул.

Ф.Мөхәммәтшин шәхси хуҗалыкларны үстерүгә басым ясады. Әлеге юнәлештә төрле программалар каралган, курыкмыйча алынырга гына. Читтән китергәнче, үзебездә җитештерсәк, отышлырак. Суганны Волгоград өлкәсеннән китереп сату республиканың күпчелек район базарларында күзәтелә икән.

Лениногорск районы эшчәнлеге белән канәгать булуын белдерде Фәрит Хәйруллович. Перспективалар бар, нефтьчеләр мөмкин булганның барысын да эшлиләр, төзелеш оешмалары да җайлы гына төзи, белеп төзиләр. Киләчәктә авыл хуҗалыгы продукциясен арттырып, аны реализацияләү юлларын да эзләргә кирәк.

- Икътисадны алга җибәреп, халыкка уңайлы тормыш, мөмкинлекләр тудырырга тырышабыз. Куелган мәсьәләләрне хәл итәргә тотрыклылык кирәк. Шуңа күрә партияләрне сайлаганда ялгыш адым ясамасак иде, - дип үз фикерен белдерде "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе сәяси советы секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев