Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Тыгыз элемтә булырга тиеш

Сентябрь ахырында Ютазы муниципаль районында "Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гражданлык җәмгыяте институтларының ришвәтчелеккә каршы нәтиҗәле хезмәттәшлеге" темасына зональ семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР Иҗтимагый Палатасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе - "Татмедиа" җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе В.Шевчук алып барды. Анда ТР Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкиле...

Сентябрь ахырында Ютазы муниципаль районында "Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гражданлык җәмгыяте институтларының ришвәтчелеккә каршы нәтиҗәле хезмәттәшлеге" темасына зональ семинар-киңәшмә узды.


Киңәшмәне ТР Иҗтимагый Палатасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе - "Татмедиа" җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе В.Шевчук алып барды. Анда ТР Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкиле С.Рәхимов, республиканың ун районыннан иҗтимагый совет җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чарасы җитәкчеләре, хокук саклау органы вәкилләре катнашты. Владимир Шевчук халыкның төрле төркемнәре арасында коррупция темасына үткәрелгән социалогик сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды. 2012 елның июнендә республиканың унөч районында үткәрелгән сораштыру мәгълүматларына караганда, халык ришвәтчелек медицина учреждениеләрендә өстенлек итә дип исәпли. Агымдагы елда республиканың һәр бишенче кешесе үз сорауларын ришвәт аша хәл иткән. Аның иң зур күләме - 100 мең сумнан артык - бушлай һәм ташламалы торак мәйданы, йорт төзү өчен җир участогы алганда күзәтелгән. Армиядә хезмәт итүдән азат итү проблемасын чишү, судның үзең теләгән карарын алу, прокуратура органнарында хокукый ярдәм һәм яклау алу өчен ришвәт илле мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр тәшкил иткән. БДИ кертелү белән мәгариф системасында ришвәтчелек дәрәҗәсе сизелерлек артып, югары белем бирү өлкәсеннән урта мәктәпкә күчкән. Кызык, ә бит БДИ ришвәтчелекне киметү максатын да күздә тотып кертелгән иде кебек.
Респондентлар фикере буенча, ришвәтчелек таралуның төп сәбәпләре булып чиновниклар гамәлләрен, табышларын һәм чыгымнарын җитәрлек дәрәҗәдә җитди контрольдә тотмау (58,9 процент), ришвәтчелек фактлары өчен җәзаның адекват булмавы (33,7) керә. Моннан тыш, ришвәтчел гамәлләргә түбән хезмәт хакы (30,7), вазифаи затның ялгызы карар кабул итә алу мөмкинлеге (28,5 процент), керә дип хәбәр итте В. Шевчук.
Ютазы районы эчке эшләр бүлеге начальнигы М. Сибагатов үзенең докладында ришвәтчелеккә каршылык күрсәтү эшенең идеалдан ерак булуын, аның камилләшергә тиешлеген билгеләп үтте. Коррупция белән көрәш инструментларының берсе мәгълүмати ачыклык икәнен ассызыклады. Агымдагы елда, дип хәбәр итте ул, Ютазы районы эчке эшләр бүлеге тарафыннан район сәламәтлек саклау учреждениеләренең берсендә ришвәт алу факты ачыкланды. Шулай ук ул функцияләрен файдаланып, район коммерцияле оешмалары җитәкчеләренең берсенең зур суммада акча үзләштерүе фактын җиткерде. Хәзерге вакытта ике җитәкче дә хөкем ителгән һәм гаепләү карары алганнар.
Район башлыгы каршында эшләүче ришвәтчелеккә каршы комиссия эше белән комиссия секретаре Е. Огнева таныштырды. Аерым алганда, ул район башлыгы каршында иҗтимагый оешмалар белән очрашулар үткәрелүен, аларда район халкының көн кадагындагы мәсьәләләре тикшерелүен хәбәр итте. Чыгыш ясаучылар массакүләм мәгълүмат чаралары белән бергә эшлибез, дип әйтсәләр дә - тыгыз элемтә юк шул әле. Күп кенә ришвәтчелек фактлары турында хокук саклау органнары дәшми калуны кулайрак күрә. Ә бит алар шактый, моны Казаннан килгән вәкил Салават Рәхимов та билгеләп үтте. Тик күп кенә ришвәтчелек очраклары турында журналистлар да, халык та ишетми кала. Ә ришвәтчелек белән көрәшеп, нәтиҗәгә ирешү өчен, хокук саклау органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары тыгыз элемтәдә эшләргә тиеш. Әлеге очрашуның төп максаты - әнә шул, бергәләп эшләү юлларын өйрәнү иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ришвђт