Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Яшьләр музыкасы нинди?

Музыка бүгенге көндә кеше тормышында әһәмияте буенча алдынгы урыннарны алып тора. Көн туса, таң атса, тирә-яктан моң агыла: машинадан һәм кибетләрдән, зәңгәр экран һәм Интернет челтәреннән, хәтта урамда да - плеер наушникларыннан ишетелә. Клубларда музыканың өзлексез яңгыравы турында искәртеп торасы да юк. Музыка өлкәсендә барлыкка килгән яңа юнәлешләр яшьләргә дә,...

Музыка бүгенге көндә кеше тормышында әһәмияте буенча алдынгы урыннарны алып тора. Көн туса, таң атса, тирә-яктан моң агыла: машинадан һәм кибетләрдән, зәңгәр экран һәм Интернет челтәреннән, хәтта урамда да - плеер наушникларыннан ишетелә. Клубларда музыканың өзлексез яңгыравы турында искәртеп торасы да юк.

Музыка өлкәсендә барлыкка килгән яңа юнәлешләр яшьләргә дә, картларга да яраткан көйләреннән ләззәт алу юлында киртәләр тудырмый төсле. Уйлап карыйк әле, заман яшьләренең музыкага мөнәсәбәте ни дәрәҗәдә "чор көе"нә иярә соң?

Бу сорауга җавап табу өчен, без 16-25 яшьлекләр арасында интернет-сораштыру оештырдык. Дөнья челтәрендә бу категория яшьләрнең актив аралашуы сораштыруыбызның максималь дәрәҗәдә төгәл булуын тәэмин итә.

Шулай итеп, яшьләр бер генә көнне дә музыкадан башка күз алдына китерә алмый икән. Безнең сорауларга җавап биргән замана балаларының 97 проценты музыканы көн саен тыңлавы турында җиткерде. Димәк, яшьләрнең тәүлеккә якынча 4 сәгать вакытларын әлеге сәнгать төренә сарыф итәргә кызганмаулары ачыкланды.

37 проценты музыканы тәүлегенә 1 сәгатьтән 3 сәгатькә кадәр тыңлый, 27 процент - 3-5 сәг, тагын 30 процент - 5 сәгатьтән артыграк. Нибары 6 проценты музыкага 1 сәгатьтән дә кимрәк вакытын багышлый.

Музыкаль юнәлешләрнең өстенлегенә килгәндә, тавышлар болайрак бүленде: 1 нче урынга бию музыкасы (56%) күтәрелде, 2 нче урын - чит ил поп-музыкасында (48%). Ә 3 нче урынны рус поп-музыкасы (41%); русча рэп, хип-хоп (39%) һәм рус рок музыкасы (38%) бүлештеләр.

Шунысы кызыклы: 16-20 яшьлекләр аудиториясе өчен музыканың яраткан юнәлеше баскычына русча рэп һәм хип-хоп күтәрелә. Ә өлкәнрәк тыңлаучылар (21-25 яшь) өстенлекне рус поп-музыкасына бирә.

Рэп - яшьләр арасында киң таралыш алган музыкаль агым. "Рэп" сүзе инглиз теленнән "бәрү" дигәнне аңлата. "To rap" фигыленең "сөйләргә, сөйләшергә" мәгънәсе дә кулланыла. Заманында рэп фәкыйрьләр музыкасы буларак кабул ителгән. Чөнки әлеге стильдәге шигырьләр еш кына социаль проблемаларны күтәреп чыккан. Баксаң, бүген дә бит якын дусларга, мәхәббәткә багышлап иҗат ителгән җыр-рэпларны адым саен ишетергә туры килә.

Рэптан кала, рок агымы да яшьләрне үзенә тарта. Анда, гадәттә, эмоцияләр шаукымы бик көчле. Күп кенә кешеләр аны негатив күренеш итеп кабул итә. Сәер дә түгел, чөнки бу төр җырларда еш кына көчләү, ямьсез вакыйгалар тасвирлана. Ничек кенә булмасын, рокның да үзенең мәгъшуклары бар һәм аз түгел.

Ниһаять, иң массакүләм музыкаль агым - ул поп-музыка. Поп-башкаручылар, кагыйдә буларак, композицияләре нигезенә мәхәббәт темасын һәм шәхси хис-кичерешләрен куя. Көнбатыштан кергән әлеге юнәлеш, бөтен Җир шарын биләп, күпләрнең күңелен әсир итүгә ирешә...

Бүгенге көндә музыка күпчелек өчен - яшәү рәвеше, үз-үзеңне күрсәтү чарасы. Яшь буынның нинди музыка юнәлеше белән кызыксынуы артык мөһим дә түгел, чөнки күңелнең эчке халәте әһәмиятлерәк. Яхшылык һәм изгелек - менә кешелекнең тормышын үзгәртергә сәләтле сыйфатлар. Ә музыка һәр шәхеснең күңелендәге хисләрен генә ачарга ярдәм итә: тынычлану, уйлану, нәрсәнедер хәтердә яңарту чарасы ролен үти. Җанга үткән җыр нинди генә юнәлештә булуга карамастан, кайчакта кешенең иң якын дустына әверелә ала. Тиккә генә "җыр керсен күңелгә һәм калсын гомергә", дип җырламыйлардыр шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев