Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

6 ризык баш авыртуын баса

Баш авыртуның сәбәпле төрле булырга мөмкин. Авыртулар даими кабатланса, табибка мөрәҗәгать итү мотлак. Кайвакыт сәламәт кешенең дә башы авыртырга мөмкин.

Гадәттә авыртуны басар өчен без дару кабып куярга ашыгабыз. Табиб кушуы буенча дарулар белән артык мавыгу дөрес түгел. Кайбер очракта дөрес ризык ашап куеп та хәлне җиңеләйтергә була икән. Сез дә шулай эшләп карагыз!

Организмга су җитмәү — баш авыртуның бер сәбәбе. Шуңа лимон телеме салынган бер стакан чиста су ярдәм итәргә мөмкин. Табиблар көн саен 6 стакан су эчәргә куша.

Табиблар әйтүенчә, магний кан тамырларын йомшартып, организмны баш авыртуыннан саклый ала. Тарттырылмаган ашлык продуктларында җитәрлек күләмдә магний бар. Бу минерал чикләвекләрдә бик күп.

Каһвә һәм чәй дә ярдәм итә ала, аеруча баш авырту кан басымының үзгәрүе белән бәйле булса. Кофеин авыртуны басучы күп даруларда да бар. Ләкин чаманы белү мөһим.

Имбирь ялкынсынуга каршы һәм анитигистамин үзлекләре ярдәмендә баш авыртуны баса ала. Аны кушып чәй пешерергә, маринадланган имбирь ашап куярга була.

Безнең яраткан бәрәңгебездә калий күп, шуңа ул баш авыртудан ярдәм итә. Аеруча аны мичтә әзерләсәгез яхшы. Ул натрий-калий балансын тегезә һәм организмны сусызланудан саклый.

Майлы балык турында да онытмагыз. Ашау арасында зур тәнәфес булса, кайбер кешеләрнең башлары авырта башлый. Майлы балыктагы файдалы кислоталар мондый “ачлык авыртынуларын” булдырмый.

"Кызыл таң" сайтыннан

Фото: Р. Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев