Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Җәй көне нәрсә ашаганда сак булырга кирәк?

Табиблар җәен күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә ашап, витамин җыеп калырга куша. Тик һәр тәмле әйбернең дә чамасын белергә кирәк. Җәен нәрсә ашаганда сак булырга кирәк соң?

Гөмбә 
Белгечләр аеруча   эссе, коры җәйдә гөмбә кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра, ди. Шуңа да  аермаган, танымаган гөмбәне җыймаска, черек, кортлы гөмбәләрне яхшылары янына салмаска, ашказанына эшкәртү өчен авыр ризык булганга, гөмбәне аз-азлап кына ашарга, 14 яшькә кадәр балаларга бөтенләй гөмбә ашатмаска киңәш итәләр. 

Карбыз, кавын
Элек бик тансык саналган карбыз, кавын хәзер кибет киштәләрендә кыш көне дә бар. Күпләп сатуда – базар тирәләрендә алар инде  июньдә үк күренә башлады. Карбыз, кавын ашап агуланучылар теркәлмәсә дә, Роспотребнадзорның  Татарстан буенча  идарәсе аларны олы юл буйларыннан, тиешсез урыннардан алмаска киңәш итә. Шулай ук кызылмы, түгелме икәнлеген тикшерү өчен карбызны кистереп карау да дөрес түгел. Киселгән карбызга инфекция эләгеп, кешенең ашкайнату системасына зыян килүе бар. Моннан 200 еллар элек үк бакчачылар карбызны тизрәк өлгертү ысулларын уйлап таба торган булганнар, ә хәзер, техника алга киткән заманда, моның бөтенләй  бернинди авырлыгы юк. 

Кура җиләге
Ни хикмәт, соңгы елларда кура җиләге ашап авыручылар саны арткан. Тән кызыша, тамак шешә, кайберәүләр коса. Әлеге билгеләр күбесенчә балаларда очрый. Табиблар моны кура җиләгенең күп кешедә аллергия китереп чыгаруы белән бәйләп аңлата. Шуңа да кура җиләген ашаганнан соң  салкын су эчмәскә, җиләкне аз-азлап кына ашарга кушалар. 

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев