Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Белә идегезме: базилик чәе баш авыртуны баса

Бу файдалы үсемлекнең нинди генә төрләре юк: лимон, лайм, бөтнек, канәфер, дәфнә, хуш исле борыч...

Базилик — җылы ярата торган үсемлек. Ул салкынга чыдам түгел, орлыклары 15 градуста гына шытып чыга. Шуңа да безнең якта аның үсентеләрен үстереп, кыраулар узгач кына түтәлгә чыгару яхшырак. Теплицага иртәрәк утыртырга була, анда ул аеруча яхшы үсә.

Аның хуш исле яфраклары итле, баклажанлы һәм помидорлы ашамлыкларга бик килешә. Базиликны эремчеккә, омлетка, майга, пиццага кушалар, яшелчәләр тозлаганда, банкага салатлар япканда кулланалар.

Бу файдалы үсемлекнең нинди генә төрләре юк: лимон, лайм, бөтнек, канәфер, дәфнә, хуш исле борыч тәме килеп торганнары бакчачылар арасында аеруча популяр. Аның чәй өчен булган төреннән хуш исле лимон тәме килә.

Базилик кушылган ризык кәефне күтәрә, аппетитны ача, организмнан шлакларны чыгара. Базилик чәе баш авыртуны баса, ютәлне дәвалый. Мунчада кайнар суга салсаң, хуш исе тарала, шул суда юынсаң, тынычландыра, көч кертә һәм яшәртеп тә җибәрә!

http://baltaci.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/bel-idegezme-bazilik-che-bash-avyrtuny-basa

Фото: https://www.pexels.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев