Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Буын авыртудан ике төрле компресс булыша

Авыртуны дарулар ярдәмендә генә җиңеп булмаячагын аңлагач, аякларыма ике төрле компресс ясый башладым. Файдасын күрәм, Аллаһка шөкер.

Беренче компрессны ясаганда иң элек бер аш кашыгы балга бер аш кашыгы вак тоз салып, яхшылап болгатам. Катнашманы җитен яки киҗе-мамык тукыма өстенә куеп, авырткан буын өстенә ябам да җылы итеп төрәм. Компрессны кичтән куеп, иртән генә аласы. Аны авырту басылганчы һәр көн куям.

Икенче компресс түбәндәгечә ясала: 3 аш кашыгы камфара маена 1 аш кашыгы бал һәм шуның кадәр үк горчица порошогы салып болгатасы. Катнашманы кәбестә яфрагына куеп, авырткан урынны төрәсе дә, өстен җылы әйбер белән каплап, 2–4 сәгать буе тотасы.

Тәнзилә Вәлиева. Яшел Үзән

"Яшел Үзән" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев