Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Чөгендер канны яхшырта

Бу тамыразыкның файдасы һәм дәвалау үзлекләре нидән гыйбарәт? - дигән сорауга бергәләп җавап эзләп карыйк.

Ул В, PP төркеменә кергән витаминнарга, калий, магний, тимер, бакыр, йод кебек организмның иминлеге өчен бик кирәкле минералларга бай булганга, иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашына уңай тәэсир итә, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.

Галимнәр аның составындагы бетацианид матдәсенең рак күзәнәкләре үсешен тоткарлавын раслаган. Татарстанда онкологик авыруларның чәчәк атуын, аның елдан-ел яшәрә баруын истә тотсак, чөгендерне көндәлек рационга кертүнең зарурияте бәхәссез. 

“Организм юан эчәклектә тоткарланган калдыклардан ешрак агулана, шунлыктан, эч катуны булдырмавын хәерле, - дип акыллы киңәш бирде “Ижминводы-Шифалы су” шифаханәсенең тәҗрибәле мануаль терапевты, Татарстанның атказанган табибы Илдар Газизуллин. - Моның өчен көн саен бер аш кашыгы булса да чөгендер ашарга яки аның согын сыеклатып эчәргә кирәк. Чөгендернең каллориясе аз, шунлыктан аны фигурасын саклаучылар курыкмыйча куллана ала. Ул эч йомшарту, сидек кудыру, кан басымын түбәнәйтү үзлегенә ия, канны, бавырны, бөерләрне чистарта, токсиннарны чыгара. Азканлылык, башка төрле кан авырулары белән интегүчеләр дә чөгендердән сихәт таба ала.

Андагы органик матдәләр баш миендәге кан юлларына, гомумән, кан тамырларының сыгылмалылыгын саклауга уңай тәэсир итә, организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра, йөрәкне ныгыта. Составындагы фолий кислотасы яңа күзәнәкләр яралуга сәбәпче булганга күрә, организмны яшәртә. Ул организмыбызга D витаминын үзләштерегә ярдәм итә. Чөгендер балаларга, урта яшьтәгеләргә генә түгел, олыларга да бик файдалы”. 
 Шәхсән үзем яраткан табибымның әлеге киңәшләрен тотарга тырышам.

Чөгендер согындагы С витамины тән, бит тиресен җыерчыкланудан саклый, кан тамырларын сыгылмалы итә, А витамины күз күрүен яхшырта, ә фолей кислотасы кан ясалу процессына булыша. Хатын-кызларның айлык цикл вакытындагы эч авыртуын басарга булыша. Әмма шунысын онытып җибәрмик, кан басымы түбән кешеләргә чөгендер согы эчәргә ярамый. 

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев