Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Дөрес диета нинди булырга тиеш?

Диета сүзен ишетүгә, атналар буе үз-үзен бар ризыкта чикләгән һәм ярымач тору нәтиҗәсендә бөтен дөньясына ачулы булган кеше күз алдына килә. Хатын-кызларга бу бигрәк тә таныш халәт.

Гомерендә бер тапкыр булса да үзен диета белән изаламаган гүзәл зат сирәктер. Матурлыгыбызны саклап калырга ярдәм иткән һәм, киресенчә, кулланудан тыелырга кирәкле продуктлар исемлеген тәкъдим итәбез.

Матур бит тиресе өчен 5 продукт:

1. Болгар борычы коллаген җитештерелү өчен җаваплы булган С витаминына бай.

2. Авокадо Омега-6 кислотасы һәм Е витамины булу хисабына тире корылыгыннан коткарачак.

3. Кабак төше цинкның яхшы чыганагы. Ул тире мае синтезын көчәйтә һәм акне стимуллаштыра торган ферментны «йота».

4. Горбуша балыгы — аксым чыганагы. Бу аксым аминокислоталарга таркала һәм аннан коллаген җыела. Балык һәм диңгез продуктлары Омега-3 кислоталары чыганагы булып тора. Ул шулай ук тиредәге ялкынсынуга каршы эшли.

5. Миндаль — Е витамины чыганагы, ул пигмент тапларыннан саклый

Безне картайта торган продуктлар:

1. Шикәр. Тирене картайта торган механизмнарның берсе — гликокартаю. Бу глюкоза (шикәрнең) аксым белән кушылу нәтиҗәсе. Организмда артык шикәр барлыкка килгәндә, глюкоза тиренең сыгылмалыгы өчен җавап биргән аксымнар — коллаген, эластин, фибронектин белән кушыла. Нәтиҗәдә, тире сыгылмалылыгын югалта, көпшәкләнә, җыерчыклар хасил була.

2. Кыздырылган продуктлар. Фаст-фуд, чипсы, шашлык, фри бәрәңгесе — алар составында безне картайта торган AGE-продуктлар барлыкка килә. Барыннан бигрәк, бу арыш онына кагыла — кыздырылган пирожкилар, пицца яратучылар тизрәк картаячак.

3. Алкоголь. Спиртлы эчемлекләр картаюдан саклый торган антиоксидантлар — С, Е, А витаминнары күләмен киметә Ул капиллярларны зәгыйфләндерә, нәтиҗәдә, без тиренең кызаруын күрәбез. Капилярлар шартлый, тиренең сыгылмалыгы кими. Шулай ук алкоголь тирене киптерә, ә бу җыерчыклар барлыкка килүгә сәбәпче.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев