Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Яран гөлнең файдасы нидә?

Тәрәзә төпләрендә йортка нур өстәп торган яран гөл матур булудан бигрәк, сәламәтлек өчен файдалы, ди белгечләр.

Салкын тиюдән. 1 литр суга 25 г яран гөл яфракларын салып, 10 минут кайнатасың. Аннары тамакны шушы су белән чайкатырга кирәк.

Томау төшүдән. Яран гөл яфраклары согын борынга тамызып, томау төшүдән котылырга була.

Кан басымыннан. Яран гөл яфрагын беләзек турысына куеп, кан басымын җайларга мөмкин. Аның өчен яфракны кулда угалап, бераз суын чыгарырга кирәк.

Теш сызлаганда. Яран гөл яфракларын чәйнәргә кирәк. Ул, стафилококкны бетерә торган бактерицид матдәләр бүлеп чыгарып, төрле ялкынсынулардан саклый.

Тире өчен. Яран гөл составындагы эфир майлары тирегә уңай тәэсир итә, төрле тимгелләрне бетерә, экзема кебек авыруларга каршы дәва булып тора. Шулай ук ярадагы үлекләрне суыра, пешкән, янган тирене тизрәк төзәтә.

Чәчләргә шифа. Чәчне яран гөл төнәтмәсе кулланып юсаң, чәч коелмый башлый.

Йокысызлыктан. 10 яфракны 1 стакан кайнар суга салып, 1 сәгать салкын урында тотарга кирәк. Йоклар алдыннан шушы төнәтмәне стаканның өчтән бере күләмендә эчәргә мөмкин.

"В.Т."

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев