Инҗирның файдасы турында
Инҗир - фикус семьялыгына керә торган үсемлек.
Инҗир С витаминына бай. Ә ул, инфекция һәм авыруларга каршы көрәшергә ярдәм итеп, иммун системасын ныгытуда зур роль уйный. Моннан тыш әлеге витамин, тән тиресенең тиз картаюына киртә куеп, коллагенны торгызуга ярдәм итә.
Инҗирда антиоксидантлар да күп. Алар күзәнәкләрне онкологиягә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына, Альцгеймер авыруына китерердәй ирекле радикаллардан (атом кисәкчекләре) саклый.
Үсемлек җимеше составындагы тагын бер мөһим минерал — калий. Монысы йөрәк тибешен һәм кан басымын көйләү өчен кирәк. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары куркынычын, кандагы холестерин микъдарын да киметә ул.
Инҗир составындагы җепселләр ашкайнатуга ярдәм итә, эч кибү кебек ашказаны-эчәклектәге проблемаларны юкка чыгара. Анда шулай ук магний, бакыр, тимер һәм А витамины күп. Бу матдәләр сәламәтлеккә уңай йогынты ясый, көч-энергия өсти, кәефне күтәрә.
Табиб белән киңәшләшү кирәк.
Фото: https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев