Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә нинди балык ашарга ярамый?

Белгеч балык йөрәк өчен файдалы да була ала, дип ассызыклый.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларга тозлы балык ярамый, дип кисәтә табиб-кардиолог.

Табиб билгеләвенчә, йөрәк авырулары булган кешеләрнең рационында тозлы балык булырга тиеш түгел. Анда тозның төп компоненты - натрий күп, ул кан басымын күтәрә, организмдагы сыеклыкны тоткарлый һәм шешенүгә китерә.

Кардиолог әйтүенчә, майда кыздырылган балык та йөрәк-кан тамырлары системасына начар йогынты ясый.

Белгеч балык йөрәк өчен файдалы да була ала, дип ассызыклый. Мәсәлән, аның сүзләренчә, лосось, макрель, сельдь, форель һәм сардина кебек майлы сортлар йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтә. Кардиолог мондый балыкны атнага бер-ике тапкыр кулланырга киңәш итә.

"Бавлы-информ"

Фото: "Лениногорск-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев