Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Җир җиләге яфрагы файдасын беләсезме?

Җир җиләге яфрагындагы матдәләр кешене тынычландыра, организмны ныгыта, бәвелне кудыра, яраларны төзәтә, ялкынсынуны бетерә һәм кан ясалу процессында катнаша.

Бу яфрак хатын-кызлар өчен дә бик файдалы. Ул аналыкның тонусын арттыра, кыскару сәләтен үстерә.

Җир җиләге яфрагы йөрәк ритмын акрынайту, шул ук вакытта аның кыскару амплитудасын арттыру үзлегенә ия.
Медицинада җир җиләге яфрагы кандагы артык холестеринны чыгару өчен дә кулланыла.

2 аш кашыгы киптерелгән җир җиләге яфрагына 200 мл кайнар су салып төнәтеп эчсәгез, кан тамырларыгыз ныгыр. Төнәтмәне көн саен ашар алдыннан берәр аш кашыгы эчәргә киңәш ителә.

Бу яфрак витаминнарга да бай. Аның составында А һәм В төркеме витаминнары, кальций, марганец, тимер һәм калий бар. Шулай ук үсемлек бакыр, цинк, хром, кобальт, барий, алюминий, никель, йод, бром һәм бор кебек матдәләргә дә бай.

Витаминнардан тыш җиләк яфрагында кислоталар, пектин, эфир майлары, алкалоидлар, картиноидлар бар.
Киптерелгән яфраклар подагра, гастрит, гепатит кебек авыруларга дәва. Икенче типтагы шикәр диабетыннан интегүчеләр җиләк яфракларын эчсә, канда глюкоза күләме кими.

Гинекология белән проблемалар булганда, менопауза вакытында тахикардиядән дә ярдәме тими калмас.
Ирләр өчен дә җир җиләге яфрагы файдалы. Ул тестостерон җитештерүдә булыша. Гомумән алганда, ирләрнең җенес системасы өчен уңай йогынты ясый.

Җиләк яфракларын җиләкләр барлыкка килгәнче җыю яхшы. Әлбәттә инде яфракларны юл буеннан җыймаска кирәк. Яфракларны җиләс, кояш төшми торган урында киптерегез. Дөрес киптерелгән яфраклар ике ел дәвамында дәвалау үзлеген саклый.

Теләсә кайсы үлән чәйләрен кулланган кебек, җиләк яфрагын да курслап, нормасын белеп эчү мөһим. Яфракларны термоста төнәтсәгез, аның исе яхшырак чыга һәм төнәтмә озак вакыт кайнар саклана.

Шуны да онытмагыз: әгәр дә җиләккә аллергия икән, аның яфрагы төнәтмәсен дә эчәргә ярамый. Шулай ук бавыр авырулары, хроник аппендициттан интегүчеләргә дә кулланырга киңәш ителми.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев