Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Коронавирус вакытында баш тартырга кирәк булган ризыклар аталды

Бернинди ризык та коронавирус авыруы китереп чыгарырга мөмкин түгел, әмма кайбер ризыклар Covid-19 авыруы барышын катлауландыра ала.

Бу хакта «Сәламәт һәм спорт туклануы» туклану һәм биотехнология   консультатив-диагностика үзәге мөдире Екатерина Бурляева сөйләде, дип яза «Российская газета».

«Продукт үзе генә гаепле түгел, ә кеше гомер буе туплаган нәтиҗәләр. Бу бер мизгел йогынтысы түгел, ә комплексы дөрес булмаган гадәтләр <...> », – дип аңлатты диетолог.

Моның белән бәйле рәвештә табиб Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) һәм Туклану һәм биотехнология үзәге экспертлары коронавирус аркасында үз-үзеңне изоляцияләүдә яки карантинда булганда тәкъдим ителмәгән продуктлар исемлеген төзегәнлеген әйтте.

Аерым алганда, тоз, шикәр куллануны киметергә кирәк. Моны рационда югары сортлы бодай оныннан пешерелгән икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре, шулай ук татлы газлы һәм соклы эчемлекләр куллануны киметеп эшләргә була.

Моннан тыш, майлылык югары булган колбаса, сосиска, сарделкалар, ит деликатеслары һәм ит, шулай ук 30 проценттан артык өлеше май булган сырлар куллануны киметергә кирәк. Моннан тыш, тыелган продуктлар арасына чипсы, фастфуд һәм майонез кергән.

Белгеч шулай ук Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының алкоголь куллануны киметү буенча тәкъдимнәре белән дә килеште.  

 

https://tatar-inform.tatar

фото: pixabay.com/ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев