Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Күз тиюдән миләш ботагы элегез

Татарда гына түгел, башка халыкларда да галиҗәнәп миләшкә багышланган җырлар, риваятьләр шактый. Борынгы славяннар миләш куагы эчендә Яшен Алласы яши, шунлыктан ул усал көчләрдән саклый ала, дип ышанган.

Миләш ботагын сындырып кереп, өй ишеге өстенә, тәрәзә кашыгасы читенә кадап кую йоласы мари, удмурт, чуаш кебек мәҗүсиләрдә дә киң таралган. Татар, аеруча керәшен хатыннары бишектәге сабыена яман күз тимәсен өчен, бәбинең баш киеменә миләш агачы кисәге тегеп куйган, кызыл миләштән беләзек ясап, нарасыйга киерткән. Буй җиткереп килүче марҗа кызлары миләштән муенса ясап, табигый бизәнү әйберен рәхәтләнеп киеп йөргән. Янып торган кызыл миләш славян халыклары авыз иҗатында матурлык, күңел сафлыгы, кайнар мәхәббәт символы буларак сурәтләнә. Татар халык җырларындагы миләш образы, киресенчә, сагышлы язмышны, ялгызлыкка дучар булуны, ачы хәсрәтне чагылдыра. 

Хәер, миләшләр күбесенчә ялгыз үсә. Безнең бакчачылык ширкәте күле читендә үскәне мәһабәт агач булып җитешкән инде. Моннан күп еллар элек үзен утырткан, исеме билгесез мәрхәмәтле бәндәгә тере һәйкәл сыман тоела ул миңа. (Агачлар Аллаһка зекер итеп утыра, ботакларын каерып сындыра күрмәгез, дип тәрбияләделәр безне). Як-якка таралган куе ябалдашлары тулы эре чуклы җимешләре белән көз азагында янып, тирә-юньгә ямь биреп, бакчачыларны үз янына чакырып тора ул. Ел саен мул уңыш өлгертүе урман кошлары өчен чып-чын хәзинә. Өере белән очып килеп кунган миләш чыпчыкларының чүкердәшә-чүкердәшә рәхәтләнеп сыйланганын карап тору — җан рәхәте. Туклану рәвешләре — үзе бер могҗиза. Иң кызыгы шунда: алар миләш бөртекләрен кабыгыннан чистартып ашый белә. Кунаклар сыйланып киткәннән соң, миләш төбендәге ап-ак кар өстендә кызыл юка кабыклар сибелеп кала.

Миләшнең файдалы үзлекләрен санап бетергесез. Аның өлгергән җимешләре каротинга, Р, С төркеменә кергән витаминнарга бай, шуның өстенә сөякләр, тешләр ныклыгы өчен бик кирәкле кальций һәм фосфор, кан составын яхшыртучы, гемоглобинны арттыручы тимер, йоткылык бизләре өчен алыштыргысыз — йод, йөрәкне ныгыта торган магний кебек минераллары күп булуы — үзе зур хәзинә түгел мени? Миләш составына керүче сорбит кислотасы күптөрле заралы бактерияләрне юк итү сәләтенә ия. Шикәр диабеты белән авыручыларның өстәленнән төшмәскә тиешле дәва чыганагы ул. Сорбит шикәрне алыштыра ала, ә ул табигый рәвештә диңгез суүсемнәрендә һәм миләштә генә очрый.

Миләш компоты үт суын кудыра, бавырга сихәт бирә. Аның сусыл җимешләрен катырып куйсак, итле, балыклы ризыклар әзерләгәндә, әчкелтем тәмле соусын кушып җибәреп, үзенчәлекле тәм кертеп була. Кыргый кош-корт түшкәсен маринадлаганда, ауда атып алган поши, куян кебек хайваннар итеннән кайнар ризык әзерләгәндә, аеруча шәп тәмләткеч бит ул.

Хәмидә Гарипова.

Алдан табиб белән киңәшләшү кирәк. 

"Ш.К." сайтыннан

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев