Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Майонезмы яки каймак: кайсысы зыянлырак?

Салат ясау, соус әзерләү өчен иң еш кулланыла торган ризыклар бу.

Каймак майонезга караганда майлырак, шуңа күрә тегесенә өстенлек бирергә кирәк, диючеләр дә бар. Чынында исә каймакның диетик сортларында май күләме хәтта майсыз майонезныкыннан (нигезен үсемлек майлары тәшкил итә чөнки) да кимрәк.

Инде килеп, каймактагы май майонездагыныкыннан зарарлы, чөнки сыер маенда холестерин күп, дип акыл өйрәтүчеләр дә байтак. Әмма, белгечләр ышандырып әйткәнчә, табигый каймактагы холестеринның әллә ни зыяны юк. Майонездагы "трансжир"лар, төрле Е-өстәмәләр исә күпкә куркыныч.

Әлбәттә, ризык әзерләгәндә нәрсәне кулланасын һәркем үзе хәл итә. Шулай да белгечләр майлылыгы зур булмаган табигый каймакка өстенлек бирергә киңәш итә. 

"В.Т." сайтыннан

Фото: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев