Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Муенга җил тисә

Көннәр җылы булса, җил инде көзгечә салкын. Киенеп йөрисе дә килми кебек, әмма салкын тиз тия.

Аеруча муен авыртып, башны бора да алмаган чаклар күп. Көзге чорда муенга җил бәрү еш күзәтелә. Авыртудан котылу өчен түбәндәге компрессларның файдасы тими калмас.

Керән тамырын эре угычтан чыгарып, шуңа 2–3 аш кашыгы үсемлек мае кушарга кирәк. Марляга салынган шушы катнашманы авырткан урынга целлофан пакет яисә шарф белән бәйләп куеп, 20 минут ятып торыгыз.

Икенче ысул өчен исә бал кирәк булачак. 2 аш кашыгы балны кайнап торган су өстендә җылытып, шуны авырткан урынга сөртергә кирәк. Өстенә целлофан пакет куеп, бер сәгать шарф бәйләп торсагыз, муеныгыздагы авырту бетәр.

Табиб белән киңәшләшү кирәк. 

"К.Т." сайтыннан

Фото: Рамия Гарифуллина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев