Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Нарат күркәсеннән компот һәм шифалы эчемлек

Нарат күркәсен яшь килеш бал яки шикәр комы белән катыштырып куярга һәм дәва өчен кулланырга мөмкин.

1. Компот өчен: 3 литрга 20-25 нарат күркәсе (эре булса, азрак салырга мөмкин), 1,5 стакан шикәр комы.
Күркәләрне яхшылап юарга һәм кайнар суда тотарга. Аннары стерильләштерелгән банкага кайнар су салып ябып куярга.

2. Нарат күркәсен яшь килеш бал яки шикәр комы белән катыштырып куярга һәм дәва өчен кулланырга мөмкин. Баллы күркә кан тамырларын арчый, йөрәккә һәм башка файдалы.
Банкага бал белән күркәне чиратлап тутырырга һәм өстен каплап җылы урынга куярга кирәк. 2-3 көндә аның балы эреп бетә. Банкаларны ара-тирә селкеткәләп торырга мөмкин.

Май аенда җыелган күркәдән ясалган эчемлекне 3 ай кояшлы һәм җылы урында тотарга кирәк. Август аенда эчемлекне сөзәләр. Дәва өчен 25 грамм кулланалар«, дип яза «Саулык. Татар халык медицинасы».

Алдан табиб белән киңәшләшү кирәк. 

"Кызыл таң" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев