Нервыгыз какшап китсә...
СӘЛАМӘТЛЕК

Нервыгыз какшап китсә...

Белгечләрнең тәкъдим иткән тынычлану ысуллары ярдәмгә килер.

Организмның аерым системасы — нервылар какшап китүчән була.

Кире хис-тойгылар аңыгызны томалап, тормышыгызны ямьсезләмәсен өчен психологлар нервыларны өйдәге әйберләрне кулланып та тынычландырып алырга киңәш итә:

— чынаяк (барлык ачуыгызны туплап, шуның эченә кычкырырга була);

— кирәкмәгән кәгазь битләре (аларны йомарларга, ертырга, бәрергә мөмкин);

— каләм (аның ярдәмендә күңелсез вакыйганы кәгазьгә төшерергә, аннары сызгалап яисә йомарлап ташларга);

— мендәр яисә бокс белән шөгыльләнү грушасы (аларны “тукмаганда” барлык начар уйлардан, көнчеллектән, кәеф төшүдән котылырга мөмкин).

 

https://bavly-tat.ru

фото: ясалма интеллект

 


нерва какшау

Нет комментариев