Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Сәламәтлек саклау министры яшьләрне районнарга торак белән җәлеп итү тәкъдимен кертте

Татарстан районнарында медицина кадрларына кытлыкны бетерү һәм яшь белгечләрне җәлеп итү өчен читтән килгән медицина хезмәткәрләренә торак, максатчан стипендия бирергә кирәк. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков шундый фикердә. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Татарстанда 10 мең кешегә 35 табиб һәм 90,7 урта звено медицина хезмәткәре туры килә. 2018 елда поликлиникалар уртача 69,8, стационарлар 61 процентка кадрлар белән тәэмин ителгән. Питрәч, Саба Үзәк район хастаханәләре тулысынча диярлек (90% тан артык) кадрлар белән тәэмин ителгән. Шулай ук Питрәч, Югары Ослан, Актаныш, Кайбыч Үзәк район хастаханәләре стационарлары да кадрларга кытлык кичерми.

Республикада медицина хезмәткәрләрен районнарга җәлеп итү өчен “Земский доктор” программасы гамәлгә ашырыла. Соңгы алты елда Татарстанда бу программа буенча 551 табиб эшли. Биектау, Яшел Үзән, Актаныш, Мөслим һәм Питрәч районнары программада катнашу буенча лидерлар булып тора.

Киңәшмәнең узыдырган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов табиблар җитмәү кискен проблема диде. Аның сүзләренчә, республика бюджетыннан поликлиникаларның капиталь ремонтына һәм фельдшер-акушерлык пунктлары төзелешенә шактый акча бүлеп бирелә. Әмма кадрлар җитмәүгә район башлыклары җаваплы.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/16/180987/

 

 

 

 

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев