Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Табиб: Кояш батканда йокласаң, баш авырта дигән сүз дөрес түгел

«Кояш баткан вакытта йоклап алсак, төп йокыга соңрак ятачакбыз, тору вакыты да соңракка күчәргә тиеш дигән сүз, ә иртә торырга кирәк булганда, авыр булачак. Йокы режимы бозылганга күрә дә дүшәмбе кеше эштә таркаурак була», — диде.

Кояш батканда йокласаң, баш авырта дигән сүз дөрес түгел. Шулай да, кояш батканда йоклау төнге йокының режимын үзгәртүе белән зыянлы. «Ваше здоровье» нейроклиникасының сомнология үзәге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Юлия Трошина «Татар-информ» агентлыгында шул хакта сөйләде.

 

Юлия Трошина әйтүенчә, йокысызлыкның башында ук сомнологка мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итү җиңелрәк. «Йокы режимын төзәтә торган препаратлар шактый. Гадәттә, кешенең эчендә курку, хафалану хисен бетерә алсак, йокы тәртибе җайланып китә», — диде.

Ул «Татарстан Республикасы ничек йоклый» тикшеренүе нәтиҗәләре буенча, халыкның да, медицина хезмәткәрләренең дә белемсезлеге ачыкланганын әйтте. Табибларның 11 проценты гына йокысызлык проблемасы белән килгән кешеләргә нинди киңәш бирергә икәнлеген белгән. «Дөрес дәвалау буенча белемлелекне арттыру буенча әле башкарасы эшләр күп», — диде Трошина.

Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия, медицина генетикасы кафедрасы мөдире Эдуард Якубов сүзләренчә, кешенең эш режимы тыгыз булса, арса, көндезге йокы кирәк. «Ә олырак яшьтәгеләргә без көндез йокларга киңәш итмибез, чөнки аларның көндезге активлыгы әллә ни зур түгел. Алар төнлә йокларга тиеш», — диде.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев