Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Табиб симертә торган эчемлекләрне атады

Табиб-эндокринолог Екатерина Иванникова «Комсомольская правда»га биргән интервьюсында артык авырлык җыюга китерә торган эчемлекләрне әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 

Эндокринолог сүзләренә караганда, сок, квас һәм газлы эчемлекләрдә глюкоза бик күп һәм алар югары гликемик индекска ия. Бу эчемлекләрне даими куллану ашказаны асты бизенә зур йөкләнеш тудыра һәм симерүгә китерә.

Моннан тыш, кешеләрнең күбесе чәй яки кофега күп итеп шикәр салып эчә, бу шулай ук организмның гомуми халәтенә тискәре йогынты ясый, диде табиб.

Шулай да эчемлекләрне төрләндерергә теләүчеләргә Иванникова суга чи кыяр, бөтнек яки лимон өстәргә һәм бер килограмм авырлыкка 30 миллилитр исәбеннән шундый эчемлек кулланырга киңәш итте.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/health/04-08-2020/tabib-simert-torgan-echemlekl-rne-atady-5761232

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев