Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Тизрәк ябыгырга ярдәм итә торган өч продуктны атадылар

Кытайның Sohu порталын кулланучы катгый чикләүләргә бармыйча гына артык авырлыктан котылырга ярдәм итә торган өч продуктны атаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

 

Аның сүзләренчә, рационда һичшиксез кыяр булырга тиеш. Аның составында зур күләмдә су һәм азык җепселләре бар. Моннан тыш, кыяр майның бетүен тизләтә, өстәвенә калориясе дә түбән.

Шулай ук брокколи ашарга кирәк, аның азык кыйммәте бик югары. Әлеге яшелчә матдәләр алмашын һәм кан әйләнешен тизләтә. Анда шулай ук зур күләмдә азык җепселләре бар, алар кешегә үзен туйганчы ашаган кебек хис итәргә һәм майны бетерергә булыша.

Порталдан файдаланучы фикеренчә, ябыгырга ярдәм итә торган тагын бер продукт - клетчаткага бай солы ярмасы. Аны куллану туклык хисен тоярга, шул рәвешле ашыйсы килү тойгысын киметергә булыша. Солы ярмасына майсызландырылган йогурт кушарга мөмкин. Моннан тыш, әлеге ярма эчәклекне чистартырга ярдәм итә һәм кеше табигый юл белән ябыга. 

 

  https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев