Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Тәмәке тартудан бөтенләй котылып буламы?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, безнең планетада 1,3 миллиард тәмәке тартучы исәпләнә. Бу начар гадәт аркасында ел саен 8 миллионлап кешенең гомере өзелә. Коточкыч саннар, әмма моңа карап кына дөньяда тәмәке пыскытучыларның саны кимеми. Бәя арту да туктатмый.

Хәер, зарарлы бәйлелектән аерылып, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга карар кылучылар саны да арта. 
Тәмәке тартуның барлык аспектлары турында Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең баш пульмонологы Рөстәм Хәмитов белән сөйләшәбез.

– Рөстәм Фидагиевич, никотин ни өчен бәйлелек тудыра?
– Теләсә нинди бәйлелекне җиңеп чыгу өчен иң элек аның организмның нинди системаларына тәэсир итүен аңларга кирәк. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, никотинга бәйлелек алкогольгә караганда югарырак, аның аддиктив потенциалы морфинныкы кебек үк. Бер тапкыр тәмәке тартып карау да бәйлелек китереп чыгарырга мөмкин.
Ул ничек тәэсир итә соң? Чынлыкта, моны аңлатуы бик гади: никотин үзәк нерв системасына һәм бөер асты бизләренә эләгеп, адреналин гормоны эшләнеп чыгуга ярдәм итә. Нәтиҗәдә, организмда глюкоза арта һәм артериаль кан басымы күтәрелә. Кеше канәгатьләнү ала, көч пәйда була, рәхәт булып китә.
Мәктәптән биология дәресләрен искә алыйк әле: адреналин безгә стресслы мизгелләрдә исән калырга ярдәм итә. Бу гормон тизрәк һәм озаграк йөгерергә, авыр тормыш хәлләрен кичерергә булыша. Канда шикәр дәрәҗәсе күтәрелү кәефне яхшырта, канәгатьләнү хисе бирә. Тик, нигездә, никотин куллану безнең организмны даими стресс халәтендә тота, ә бу, билгеле булганча, гомерне кыскарта.

– Никотин куллануның куркынычсыз ысуллары бармы?
– Бөтендөнья табиблар берләшмәсе бу сорауга катгый рәвештә: “Юк!” – дип җавап бирә. Җитештерүчеләр тәкьдим иткән “куркынычсыз” тәмәке аналоглары турында әлегә аз өйрәнелгән. Тик һәркемгә дә мәгълүм, нинди генә төрдә булмасын, никотин куллану күңелсез нәтиҗәләргә китерә.
Уртача алганда, кеше көненә 5-10 тәмәке тарта. Ә электрон тәмәкеләр турында сүз барганда, аларны иртәдән кичкә кадәр кулдан төшермәүчеләр дә бар. Шул рәвешле никотин куллануны да чикләми алар. Кеше электрон тәмәке тарткан вакытта составында никотин булган сыеклыкның парын суыра һәм ул үпкәләргә утыра.
Никотинның сагыз сыман төрләре файдалылыгы ягыннан өстен була алмый. Алар аркасында, гомумән, тавышсыз калырга мөмкин. Беренчедән, организмга тагын да күбрәк никотин керә. Икенчедән, биредә авызның лайлалы тышчасына турыдан-туры йогынты ясала. Шул сәбәпле авыз эчендә җәрәхәтләр, эрозия, пародонтоз, ирендә һәм телдә яман шеш барлыкка килү ихтималы арта.

Тәмәке тартуны ничек ташларга һәм никотинга бәйлелектән тулысынча арынып буламы соң?
– Биредә бер мәсьәлә баш калкыта: проблеманы таный белергә һәм аны хәл итә башларга кирәк. Әлбәттә, көчле бәйлелек очраклары да була, ихтыяр көче булган кеше генә әлеге начар гадәтен җиңәргә сәләтле. Аннан башка бер генә дәвалау ысулы да нәтиҗәле булмаячак. Биредә табиблар да, медикаментлар да көчсез булачак. 
Никотин бәйлелеккә каршы көрәшнең заманча ысуллары психотерапевтик ярдәмне күз алдында тота. Наркологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кайчагында дәвалау процессында пациент никотин сыман тәэсир итә торган дару төймәләре куллана башлый. Дәвалау курсыннан соң никотин бәйлелеге тулысынча диярлек юкка чыга. Биредә тагын бер кат ассызыклап әйтәм, дәвалаучы табибың белән һәрдаим элемтәдә булу кирәк.
Тәмәкенең, нинди генә яктан карасак та, файдасы юк, кешегә ул бары зыян гына китерә. Мөселманнар өчен аның хәрам булуын исбатлаучы дәлилләр дә бар. Тәмәке өчен акча түгеп, без гаилә бюджетының өлешенә керәбез. Исраф итү диндә хәрам булып санала. 

http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/tmke-tartuny-nichek-tiz-tashlarga

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X