Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СӘЛАМӘТЛЕК

Укроп кандагы шикәрне киметә

Укроп суының файдасы күп.

Аны кечкенә балаларга эч кадап авыртканда да бирәләр, ул - зыянсыз һәм натураль чара.

Бу могҗизалы эчемлек өлкәннәргә ябыгырга һәм кандагы шикәрне киметергә ярдәм итә. Диабетны профилактикалау өчен яхшы чара.

Төнәтмә ясау өчен алабыз:

-укроп орлыгы ( 1 аш кашыгы)

-1 л кайнар су.

Термоска кайнар су һәм аңа орлыкларны салабыз да, 1 сәгать тотабыз. Аннан эчемлекне сөзәбез.

Көнгә 2шәр стакан эчәргә: 1 стакан иртән, 1 стакан кич.

Эчкә газ җыелып кабарганда (вздутия), эч авыртканда (колики) дозаны көнгә 3-4 стаканга кадәр арттырырга мөмкин.

Авырлыгы артык булган кешеләргә бу төнәтмә аеруча файдалы. Үз составында уникаль матдәләр җыелмасы нәтиҗәсендә укроп орлыгы матдәләр алмашынуын җайга сала, ачлык хисен җиңәргә ярдәм итә, кандагы шикәр күләмен нормальләштерә. Бу ябыгу процессын җиңеләйтәчәк һәм тизләтәчәк.

 

 https://bavly-tat.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев