Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Безнең спортчы Ришат Россия Беренчелегендә катнашачак

Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә бокс буенча Идел буе федераль округы Беренчелеге узды.


 

Бу хакта 3нче спорт мәктәбе хәбәр итә.

Ул 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында үтте, Идел буе федераль округыннан 14 команда катнашты. Катнашучыларны бокс буенча атказанган спорт мастеры Альберт Селимов, бокс буенча Олимпия Чемпионы Гайдарбек Гайдарбеков, дөнья чемпионы Денис Лебедев сәламләде.

3нче спорт мәктәбе спортчысы Ришат Яппаров (5нче мәктәп укучысы) составында  булган Татарстан командасы беренче урынны ала һәм Россия Беренчелегенә юлламага ия булды. Ул май аенда, Анапада узачак.  Яшь спортчының тренерлары – Артур Галиуллин һәм Егор Жупиков. Гомумкоманда зачетында  Татарстан командасы 2нче урын алды.

Фото: 3нче спорт мәктәбе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X