Заман сулышы

Биатлон яратучылар өчен файдалы мәгълүмат

Лениногорскилылар, бүген Дөнья чемпионаты башлана, карарга онытмагыз. Ул 3-13 мартта Норвегиянең Холменколлен шәһәрендә уза. Бүген безнекеләр катнаш эстафетада көч сынашачак. Аны "1 Канал" һәм "Матч. Арена" каналларыннан 17 сәгать 30 минутта карарга була. Безнекеләрдән Екатерина Шумилова, Екатерина Юрлова, Евгений Гараничев һәм Антон Шипулин йөгерәчәк, атачак. Уңышлар телик. 5 март көнне...

Лениногорскилылар, бүген Дөнья чемпионаты башлана, карарга онытмагыз.

Ул 3-13 мартта Норвегиянең Холменколлен шәһәрендә уза. Бүген безнекеләр катнаш эстафетада көч сынашачак. Аны "1 Канал" һәм "Матч. Арена" каналларыннан 17 сәгать 30 минутта карарга була. Безнекеләрдән Екатерина Шумилова, Екатерина Юрлова, Евгений Гараничев һәм Антон Шипулин йөгерәчәк, атачак. Уңышлар телик.

5 март көнне ир-атлар 10 километрга спринт йөгерәчәк. Ул 13 сәгать 20 минутта башлана.

Хатын-кызлар спринты 5 март көнне 16 сәгать 30 минутта башланачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: