Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

ГТО тапшыру өчен спорт белән дуслык кирәк (Лениногорск балалары ГТО тапшырды)

Балаларның “Дуслык” җәйге ял лагерында ГТО нормалары тапшырдылар. Бөтенроссия физкультура –спорт ГТО комплексының Лениногорск шәһәре һәм районы буенча җитәкчесе Мария Синицына җитәкчелегендә бу нормаларны тапшыру каникуллар барышына дәвам итте.

Җәйге ялның өченче һәм дүртенче сменаларында 90 лап бала үзенең физик әзерлеге буенча имтихан тотты дип әйтергә була. Чөнки  алар өчен ГТО тапшыру мавыктыргыч һәм шул ук вакытта  бик җитди сынау да булды.

Бер яктан ул  малайлар һәм кызлар арасында физик әзерлеге  иң  ныклы  булганнарны ачыклау булса, икенче яктан- күңелле спорт бәйрәме булды.  Җиңүчеләр билгеләнми калмады, билгеле. 

Кызлар арасында  беренче урынны Маргарита Михайлова, икенчесен Ника Долголаптева, өченче урынны Азалия Фәрхетдинова яулады.

Ә малайларда беренче- Әнвәр Гарипов, Тимур Гарипов –икенче, өченче урында –Тимур Зәйнетдинов.  Башка спорт бәйгеләреннән үзгә буларак, ГТО нормасы тапшырганда  спортның төрле төрләре буенча әзерлекне күрсәтергә кирәк. 

“Дуслык” та да нәкъ шулай булды. Кыскасы, ГТО тапшыру өчен спорт белән  дус булу кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев