Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Иске Шөгердә "Шөгер ракеткасы" турниры узган (фотолар)

30 апрельдә Шөгер егетләре өстәл теннисы ярышына җыелды, дип хәбәр итте мәдәният йорты хезмәткәре Динара Гумилевская. Алар шундый шундый молодцы: үзләре уйнап, үзләре нәтиҗәләләрне санап, дүрт сәгать дигәндә "очына чыктылар". Катнашучылар арасында безнең авыл, Керкәле, Зеленая Роща егетләре бар иде. "Бу традицияне югалтмаска, озакка сузмыйча бер-ике айдан кабатларга", дигән нәтиҗәгә...

30 апрельдә Шөгер егетләре өстәл теннисы ярышына җыелды, дип хәбәр итте мәдәният йорты хезмәткәре Динара Гумилевская.
Алар шундый шундый молодцы: үзләре уйнап, үзләре нәтиҗәләләрне санап, дүрт сәгать дигәндә "очына чыктылар". Катнашучылар арасында безнең авыл, Керкәле, Зеленая Роща егетләре бар иде.
"Бу традицияне югалтмаска, озакка сузмыйча бер-ике айдан кабатларга", дигән нәтиҗәгә килеп, бер-беребезгә рәхмәтләр әйтешеп таралыштык.
Абсолют лидер "Шөгер ракеткасы" кубогы иясе Роберт Бәдертдинов булды. Көмеш һәм бронза медальләр иясе Ленар Газизуллин белән Радим Гәрәев. Парлы уенда тагын тагын өч пар медалист бар. Афәрин егетләр.
Калган егетләребез киләсе уенга жавап кайтарырга вәгъдә бирде. Шунысы куанычлы, 30яше дә тулмаган егетләр белән беррәттән,алардан ике тапкыр олырак яшьтәге Илдус абый Гыйззәтуллин белән Радик абыйлар да көч сынаштылар. Спорт - гомерне озынайта, шуны онытмагыз дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев