Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск футболчыларына җиңү гади генә бирелмәде

Лениногорск футболчылары өчен, әйтмәгән булсын, бу сезон уңышлы дәвам итә. Үзебезнең “Яшьлек “ спорткомплексы стадионында булган өч очрашуның- икесе, лениногорскилар файдасына төгәлләнгән иде.

 Ун уеннан торган сезонның иң беренчесе Урыссу командасы белән булган иде. Әлеге очрашуда оттыру Лениногрск футболчыларына этәргеч булды, күрәсең.  Команданың форварды Илназ Кадыйров әйтүенчә,  алар җиңелүләрдән курыкмыйлар.  Матчтан  соң бергәләшеп уенда җибәргән хаталары, җитешсезлекләре турында уртага салып сөйләшәләр. Киләчәктә аларны булдырмаска тырышалар.

 Азнакай һәм Байлар Сабасы командалары белән уеннарда, җиңү лениногорскилыларга елмайды.  Узган якшәмбе көнне якташларыбыз үзләре очрашуга барды.  Җәлил эшчеләр поселогында “Җәлилче” командасы  белән уйнадылар. “Уен бик катлаулы булды, “Җәлилче” командасы- тәҗрибәле, оста команда,- ди Лениногорск командасының кураторы Марат Әхмәтҗанов,- беренче таймда без капкага бер туп керттердек. Икенче өлеш тә гаять дәрәҗәдә авыр башланды, ун минут дәвамында көндәшләре безнең  футболчыларга сулыш алырга да бирмәделәр дияргә була. Үзләренең яртысына аяк та бастырмыйча көрәштеләр. Әмма “Лениногорск” бу кысуларны, киеренкелекне җиңеп тагын бер җиңү яулады. Исәп 3:1", - ди ул.

  Тупларны көндәшләре капкасына Георгий Горбачев, Илназ Кадыйров, Адель Мишев кертте. “Ә җиңү, һичшиксез команданың уртак тырышлыгы белән яуланды, егетләрнең кәефе шәп”, -ди  Марат Әхмәтҗанов.

Исламия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев