Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск гимнастлары регионара турнирда иң югары күрсәткечкә ирештеләр

Нәфис гимнастика буенча регионара турнир булды. Ул республиканың Буа шәһәрендә, әлеге муниципаль районның Башлыгы Кубогына һәм призларына үткәрелде. Бәйге 17-18 нче апрель көннәрендә узды.

Әлеге турнирда  Лениногорскидагы 1 нче спорт мәктәбенең нәфис гимнастика  белән шөгыльләнүче кызлары да катнашты. Тренерлары  Ольга Сучкова һәм Наталья Емельянова кул астында нәфис гимнастика осталыгына өйрәнүче кызлар бәйгенең лидерлары булды. Турнирда катнашучылар спорт мастерлыгына кандидатлык программасы буенча чыгыш ясадылар. Лениногорск гимнастлары бу ярышларда зур уңышка иреште.  Турнирның беренче баскычына безнең   Светлана Степанова  күтәрелде. Элина Ибраһимова икенче урынга чыкты. Өченче урынны Элина Насретдинова һәм Алия Фәйзрахманова яулады. Элина Ибраһимова Буа муниципаль районы Башлыгының махсус призына да лаек булды. Нәфис гимнастика осталары булган якташларыбызга, аларның тренерларына яңадан-яңа үрләрне яулап алуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X