Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск гимнастлары зур турнирларда да сынатмыйлар

25-26 сентябрьдә нәфис гимнастика буенча «Йолдызлык” ярышының алтынчы ачык турниры узды. Ул Зәй шәһәрендә үтте. Лениногорск шәһәренең 1 нче спорт мәктәбендә нәфис гимнастика осталыгына өйрәнүчеләр дә бу зур ярышлардан читтә калмады. Катнашу гына түгел, алар ярышның хәтта йөзек кашы булдылар.

Спорт мастерлыгына кандидатлар программасы буенча төркем белән башкарган   күнегүләрдә  Лениногорск шәһәре командасы 1 урынны яулады.

Әлеге төркемдә  шәһәрнең 5 нче  мәктәбе укучылары  Лилия Хәбибуллина Лилия,  Элина Насретдинова,  7 нчы мәктәптә укучы  Элина Ибраһимова, 2 нче  мәктәптән – Светлана Степанова һәм 6 нчы мәктәп укучысы Алия Фәйзрахманова  шөгыльләнә.

Кызларга нәфис гимнастика серләрен тренерлары  Ольга Сучкова  һәм  Наталья Емельянова  өйрәтә.

Шәхси  программа  буенча  2015 елгы  кызлар  арасында  Дарина Хамәтшина  3 нче урынга чыкты.  Дарина әле 32 нче балалар бакчасына гына йөри, аның тренеры – Елена Клещевникова. Шушы ук елда туган кызлар төркемендә чыгыш ясаган  Анастасия Куликова  - 2 нче  урында. Ул инде 2 нче мәктәпкә укырга кергән. Тренеры – Ольга Сучкова.

2012  елда  туган  кызлар арасында  Арина Иванова (8 нче мәктәп),  Дарья Микузева (12 нче лицей)  2 нче урынны алдылар. Ә тагын бер гимнаст кызыбыз  Валерия Калина 4 нче урынга чыкты. Валерия  2 нче  мәктәптә белем ала. Кызларның тренерлары – Анна Гамза белән Лидия Прокопьева.

Лениногорскиның нәфис гимнастика  мәктәбе республика буенча да күренекле урын алып тора.  “Йолдызлык” турнирында кызлар моны  янә исбатладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев