Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск командасы җиңүче, әмма тынычланырга иртәрәк

Кисәк һөҗүм итүләр һәм аларны көтелмәгәнчә оста кире кайтаруларга бай, көндәш командаларның икесен дә уен барышына киеренке хәлдә тоткан очрашу булды бу матч. Узган ял көннәрендә Лениногорскиның җыелма футбол командасы Байлар Сабасыннан килгән команда белән уйнады.

Әлеге очрашу лениногорскилар өчен өченчесе булды. Алдагы ике матчта алар Урыссу һәм Азнакай командалары белән уйнадылар. Азнакайлар белән уен 3:2 исәбенә безнекеләрнең җиңүе белән тәмамланган иде. Бу очрашуда да уңыш  алар яклы булып чыкты. 6:4 исәбе белән Лениногорск җыелма командасы өстенлеккә чыкты. “Әмма моның белән канәгатьләнеп, тынычланып калу  мөмкин эш түгел,- ди Лениногорск футбол федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтҗанов,- өйдәге матчларда стеналар да булыша. Киләсе уеннар  чит районнарда булачак.  Андый очрашулар-бишәү.”

Ә Байлар Сабасы командасы белән уенда тупларны көндәшләре капкасына Георгий Горбачев, Илназ Кадыров һәм Олег Сукоркин керткән. Җитәкче әйтүенә караганда, бу уңыш -команданың аерым вәкилләре  генә түгел, гомуми тырышлык белән яуланган җиңү. Алдагы очрашуларда да, якташларыбызга җиңүдән-җиңүгә генә баруларын телибез.

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев