Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск шахматчысы Россия Кубогында дәрәҗәле урынга чыкты

Шахмат дөньясында данлыклы урын алып торган, гомерен шушы акыл һәм зиһен уены белән бәйләгән атаклы Рәшит Нәҗметдинов исемендәге ярыш үткәрелде. Россия шахмат мәктәпләре арасында мондый бәйге 1979 нчы елдан бирле уздырылып килә.

Рәшит Нәҗметдинов шахмат һәм шашка уеннары буенча СССРның беренче чемпионы, фикерләү, уйлап эш итү сәләтенә уңай йогынты ясаучы шахмат уенына өйрәтүче, татар һәм рус телләрендә чыккан китаплар авторы. Казандагы Россия Олимпия резервлары шахмат мәктәбе аның исемен йөртә. Россия Кубогы этабы ярышы, узган атнада  шушы мәктәптә үтте. Ун көнгә якын дәвам иткән бәйгедә 9-15 яшькә кадәр булган малайлар һәм кызлар көч сынашты. Әлеге дәрәҗәле һәм бик җитди турнирда илнең   33 регионыннан 404 яшь шахмат остасы катнашты. Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Волгоград, Тамбов, Саратовтан  алып – Ханты- Манси һәм Ямал –Ненец автоном округларыннан килгән командалар да бар иде. Татарстан җыелма командасы составына, төрле дәрәҗәдәге турнирларда  сынатмый чыгыш ясап, алдынгы урыннарны даими алып килүче Лениногорск шахматчылары да  керде, билгеле.  Турнирда катнашкан иң яшь шахматчы –биш яшьлек Әмир Сабирҗанов та Татарстан командасыннан иде.

Турнирда Швейцария системасы буенча 9 турда уйнадылар. Уенга бирелгән вакыт та исәпләнде, 90 минут уенга нибары 30 секунд кына өстәргә мөмкинлек бар иде. Мемориалда Татарстан шахматчыларыннан  Азалия Мифтахова 1 нче урынны яулады. Лениногорскиның яшь уенчысы Маргарита Соловьева турнир таблицасының 3нче юлына урнашты. Якташыбызны уңышы белән котлыйбыз, алга таба да  ышанычлы адымнар, оттыргысыз уеннар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X