Реклама
Бу юлысы чаңгы ярышларында уңышка ирештеләр. Биктау районында «Управление капитального строительства инженерных сетей и развития энергосберегающих технологий РТ» оешмалары арасында узган "Чаңгы юлы-2017" ярышларында лениногорскилылар да катнашты. Хатын-кызлар арасында Диана Минаҗева, Раушания Бузерова, Гөлфирә Закирова беренче урыннар яулады. Үз яше группасында Айрат Миңнегалиев II урын алды.
Бу юлысы чаңгы ярышларында уңышка ирештеләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз