Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида бильярд буенча ярышлар узды (фотолар)

Спортның бильярд төре шәһәребездә торган саен популярлаша бара. Төрле тармак вәкилләре, җитәкчеләрнең кызыксынып ярышларга килүе дә куандыра. Күптән түгел, беренче тапкыр шәһәр һәм районның муниципаль хезмәткәрләре арасында бильярд буенча ярышлар узды, аның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелүе дә зур шатлык итеп кабул ителде. Барлык катнашучылар жирәбә рейтингына туры китереп, ике...

Спортның бильярд төре шәһәребездә торган саен популярлаша бара. Төрле тармак вәкилләре, җитәкчеләрнең кызыксынып ярышларга килүе дә куандыра. Күптән түгел, беренче тапкыр шәһәр һәм районның муниципаль хезмәткәрләре арасында бильярд буенча ярышлар узды, аның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелүе дә зур шатлык итеп кабул ителде.

Барлык катнашучылар жирәбә рейтингына туры китереп, ике төркемгә бүленде. Төркем эчендәге ярышлар әйләнмә система буенча үтте. Уен кискен рәвештә барды: бер катнашучы да җиңелүсез генә уза алмады.

Һәр төркемнән иң яхшы сигез уенчы плей-оффка чыкты, алар анда ике тапкыр җиңүгә кадәр уеннан төшеп калу юлы белән уйнады. Нәтиҗәдә, җиңүче исеменә Наил Залаков лаек булды. Аңа күчмә Кубок тапшырылды. Икенче урында - Әнәс Вәлиев, өченче урынны Фәрид Фәрхетдинов алды. Катнашучылар уеннар традицион рәвештә уздырылсын иде дип таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев