Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида «Зарница — 2024» хәрби-спорт уены узган (+фотолар)

Лениногорскиның 7 нче мәктәбендә Ватанны саклаучылар һәм Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылуының 35 еллыгына багышланган «Зарница-2024» хәрби — спорт уены узган.

Анда 7-8 сыйныф укучылары катнашкан. Катнашучылар физик әзерлек кенә түгел, ә командада эшләү, җитезлек осталыгын да күрсәткәннәр. 

Егетләр дә, кызлар да төрле сынауларны үткән. Мәсәлән: противогаз кию, тартылу, яткан килеш гәүдәне күтәрү, пневматик мылтыктан ату һәм башкалар. 

Уен бик кызу барган. Һәр сыйныф та бирешергә теләмәгән. Нәтиҗәдә, 1 урынны 7"Б" белән 8"Г" сыйныфлары яуласа, 2 урынны 7"Г" белән 8"Б" сыйныфлары алган, 3нче урынга 7"А" белән 8"А" сыйныфы лаек булган. 4нче урын да бирелгән, аны 7"В" белән 8"В" сыйныфлары ия булган. 

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск 7 нче мәктәпнең ВКонтакте социаль челтәреннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев