Новочебоксарск шәһәрендә күп төр ярыш буенча үткән Россия Чемпионаты һәм Беренчелегендә лениногорскилы уңышлы чыгыш ясады. Россия беренчелегендә 23 яшькәчә булган яшьләр арасында 1993 елгы Алексей Кравцов бронза призеры булды. Ул 1 нче балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә тәрбияләнгән, хәзер университетта укый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз