Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилылар акробатикада сынатмады - призлы урыннар яулады

Шушы көннәрдә Октябрьск шәһәрендә узган бөтенроссия спорт акробатикасы ярышында безнекеләр дә сынатмады. Спортчыларыбыз акробатиканың өч төрендә: егет-кызлар , аерым егетләр һәм аерым кызлар көч сынашты. Нәтиҗәдә, катнаш парлардагы ярышта 12 нче лицей укучысы Дарина Федорова һәм нефть техникумы студенты Дамир Варисов өченче урынны яулады. Егетләр арасындагы ярышта 12 нче лицей...

Шушы көннәрдә Октябрьск шәһәрендә узган бөтенроссия спорт акробатикасы ярышында безнекеләр дә сынатмады. Спортчыларыбыз акробатиканың өч төрендә: егет-кызлар , аерым егетләр һәм аерым кызлар көч сынашты.

Нәтиҗәдә, катнаш парлардагы ярышта 12 нче лицей укучысы Дарина Федорова һәм нефть техникумы студенты Дамир Варисов өченче урынны яулады.

Егетләр арасындагы ярышта 12 нче лицей укучылары Андрей Хайретдинов һәм Артем Иванов икенче урынны алды.

Җиңүгә ирешкән акробатларыбыз март башында Киров шәһәренә барачак. Алар Идел буеның Федераль округы чемпионаты ярышларында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев