Заман сулышы

Лениногорскилылар грек-рим көрәшендә призлы урын алган

18-20 февраль көннәрендә Можга шәһәрендә узган грик-рим көрәше буенча Россиянең ачык турнирында яшь лениногорскилылар призлы урыннар алуга ирешкән. Сигез регионның 19 шәһәреннән килгән 250 катнашучы арасында көч сынашырга туры килгән. Безнең егетләр үзләренең бар сәләтләрен күрсәткән. Нәтиҗәдә, Кирилл Маркин белән Тимур Рәхимов икенче призлы урын алуга ирешкән. Ә менә Илсур...

18-20 февраль көннәрендә Можга шәһәрендә узган грик-рим көрәше буенча Россиянең ачык турнирында яшь лениногорскилылар призлы урыннар алуга ирешкән.
Сигез регионның 19 шәһәреннән килгән 250 катнашучы арасында көч сынашырга туры килгән. Безнең егетләр үзләренең бар сәләтләрен күрсәткән. Нәтиҗәдә, Кирилл Маркин белән Тимур Рәхимов икенче призлы урын алуга ирешкән. Ә менә Илсур Кыямов белән Сергей Чатуров өченчене яулаган. Афәрин, егетләр!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: