Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның беренче спорт мәктәбендә җиңел атлетика буенча ярышлар узды (+фотолар)

Лениногорскиның беренче спорт мәктәбендә тимер-бетон заводы җитәкчесе А. Матюшкин истәлегенә 4 төр көрәшне үз эченә алган җиңел атлетика буенча республика ярышлары узды.

Анда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорскидан 2010 — 2011 елгы 110га якын спортчы катнашты. 

Алар 60, 150 метрга йөгерде, биеклеккә һәм озынлыкка сикерде, ядроны этеп җибәрүдә (толкание ядра) көч сынашты. 

Ярышта лениногорскилылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Мәсәлән, егетләр арасында Андрей Михайлов ярышларда 2нче урынны, Ярослав Красников 5 нче урынны алды. Команда зачетында алар Амаль Ялалов һәм Роман Арестов белән бергә 2 нче урынга лаек булды. 

Кызлар арасында лениногорскилылардан Алиса Ядаринова 11 нче, Камилә Хисмәтуллина белән Ралина Гиматдинова 13нче урынны алды. Команда зачетында алар Эвелина Галиева һәм Ульяна Мельникова белән бергә 4 нче урынны яулады. 150 метрга йөгерүдә 12 команда арасында кызлар 3 нче урынга чыкты.

фото һәм мәгълүмат Беренче спорт мәктәбенең ВКонтакте социаль челтәреннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев