Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск көрәшчеләре турнирда җиңде

12 нче мартта Яр Чаллы шәһәрендә грек-рим көрәшенең ачык турниры булды. Ул Дөнья чемпионы, танылган көрәшче-ветеран Рәшит Хәбибрахманов истәлегенә үткәрелде.

Бу бәйгедә 2008-2009, 2010-2011нче елгы үсмерләр бил алышты. Турнирда республиканың 10 шәһәреннән 201 көрәшче катнашты. Чаллы, Әлмәт,Бөгелмә, Зәй, Урыссу, Тукай районы, Түбән Кама, Чистай,Зеленодольск спортчылары арасында безнең Лениногорскиның да грек-рим көрәше осталары бар иде.

Алар шәһәрнең 3нче номерлы көрәш буенча спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр.  Безнең көрәшче үсмерләр турнирда катнашып кына калмыйча,  бик уңышлы чыгыш та ясадылар. Үз авырлыкларындагы көрәшчеләр арасында Арслан Яфәсев, Илья Пикалёв турнирның җиңүчеләре булды. Азамат Шәмәрдәнов һәм Александр Безруков.

Шулай ук үз авырлыкларындагы көрәшчеләр арасында икенче урынны яулады. Роберт Черевов, Павел Антонов, Артем Власов һәм Альфред Бикбов өченче булдылар. Ярышларда сынатмаган шәһәребезнең яшь көрәшчеләрен һәм аларның тренерлары Руслан Лущиков, Владимир Майоров, Уел Бадыкшановны уңышлары белән котлыйбыз, яңадан-яңа җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев